Шәһәрне төзекләндерү, сәламәтлек саклау, мәгариф, иганәчелек һ.б. мәсьәләләр белән шөгыльләнә.

Шәһәр башлыгы җитәкчелек итә.

Башкарма органы: алты гласныйлы Дума (1785 елдан), Казан шәһәр идарәсе (1870 елдан). 1870 елгы реформа нигезендә Казан шәһәр думасында гласныйлар саны — 72 кешедән, 1892 елгы реформа нигезендә 80 кешедән артмый; алардан тыш, утырышларга тавыш бирү хокукы белән Казан өязе земство идарәсе рәисен һәм рухани ведомство депутатын чакыралар.

Казан шәһәр думасында сәүдәгәрләр һәм дворяннар вәкилләре гласныйларның гомуми санының 65% ыннан да күбрәген тәшкил итә. Дума утырышларында барлык мәсьәләләр күпчелек тавыш белән хәл ителә, тавышлар тигез булганда рәис тавышы өстенлек бирә.

Дума утырышлары айга 1–2 мәртәбә үткәрелә. Алар шәһәр башлыгы карары, губернатор таләбе яисә гласныйларның кимендә 20% ның теләге белән чакырыла. Дума карарларын губернатор расларга тиеш була.

1892 елдан соң шәһәр идарәсе гласныйлардан бәйсезрәк була, шәһәр башлыгының хокуклары шактый киңәйтелә.

Хезмәт хакын бары тик идарә канцеляриясе әгъзаларына һәм анда эшләүчеләргә, шулай ук шәһәр башлыгына (төрле елларда 4,2 меңнән 7 мең сумга кадәр) гына түләнә.

Дума үткәргән чаралар шәһәрне төзекләндерүгә, аның абруен күтәрүгә, шәһәрдә яшәүчеләрнең тормыш эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлдерелә. 1870 елларда салым салу системасы һәм идарә итү механизмнары тәртипкә китерелә; 1880 елларда — халык мәгарифен һәм иганәчелек учреждениеләрен яхшырту, 1890 елларда Казанны гомумроссия тимер юллары белән тоташтыру мәсьәләләре карала; 1990 еллар башында гласныйларның игътибары шәһәрнең медицина-санитария хәлен яхшырту мәсьәләләренә юнәлтелә.

Шәһәрнең санитария хәлен яхшырту өчен дума китерелә торган азык-төлеккә санитария тикшерүен оештыра, аз керемлеләр өчен шәһәр дәвалау учреждениеләре челтәрен булдыра, чәчәк авыруына каршы гомумкүләм прививка ясау программасын гамәлгә ашыра, аның инициативасы белән ел саен эпидемиология чаралары үткәрелә. Дума гласныйлары тырышлыгы нәтиҗәсендә Казанда суүткәргеч, шәһәр мал сую урыны, альбумин заводы, газ һәм электр белән яктырту, трамвайлар, шәһәр музее барлыкка килә, уку йортлары челтәре киңәя.

Шәһәр өчен фәнни-сәнәгать күргәзмәсе (1890–1891) зур әһәмияткә ия була. Казан шәһәр думасының шәһәрне икътисади үстерү планында Шәһәр җәмәгать банкы, шәһәр ломбарды һәм шәһәр хезмәт сөю йорты оештырыла. Шәһәрне төзекләндерү өчен Лядской, Мокринский, Черек күл, Юныс, Николай, Театр, Фукс, Андреев исемле бакчалар һәм скверлар, Александр II һәм Н.И.Лобачевский һәйкәлләре янында чәчәк түтәлләре булдырыла.

Халык мәгарифен яхшырту өчен дә күп нәрсәләр эшләнә. Шәһәр думасы фәнни һәм урта уку йортлары турында кайгыртырга, югары уку йортларына мөмкин кадәр ярдәм итәргә тиеш була. Дума гласныйлары уку йортлары ихтыяҗлары өчен шәһәр җиренең иң яхшы кишәрлекләрен бирергә тырышалар. Шәһәр бюджетыннан шәхси, земство һәм дәүләт уку йортларына пособиеләр түләнә, халык китапханәсе, фәнни-сәнәгать музее, түләүсез уку залы кебек гомуми файда китерүче йортларга акча бүлеп бирелә, шулай ук шәхси китапханә һәм уку залларына ярдәм күрсәтелә. Беренче бөтендөнья сугышы елларында дума җыены тылны оештыру чаралары күрә: шәһәрдәге финанс һәм товар әйләнешен тотрыклыландыру мәсьәләләре хәл ителә, икмәк, утын, керосин һәм иң кирәкле башка товарлар сатып алына. Дума Хәрби-сәнәгать комитеты оештыра, фронттан яралыларны кабул итү өчен госпитальләр булдыра. 1914 елдан Казан шәһәр думасы Гомумшәһәр берлегенә керә. Шәһәр үзидарә органнарының актив хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә 20 нче еллар башына төзеклек ягыннан Казанның тышкы кыяфәте шактый үзгәрә. Кайбер казанлылар өчен (С.Ш.Алкин, И.В.Годнев, Г.Ф.Шершеневич һ.б.) думада эшләү иҗтимагый-сәяси карьера ясау өчен чыныгу урыны була.

Казан шәһәр башлыклары: И.Ф.Дряблов (1767–69), В.Т.Поярков (1770–72), П.Г.Каменев (1773–75), А.Б.Аникиев (1776–81), И.И.Кобелев (1782–84), П.И.Богдановский (1785–87), А.И.Квасников (1788–90), П.И.Комаров (1791–93), П.Д.Смирнов (1794–96), О.С.Петров (1797–99), А.И.Квасников (1800–02), И.С.Жарков, И.Д.Хамов (1803–05), И.А.Варнавин (1806–08), Л.Ф.Крупенников (1809–11), Ф.И.Хворов (1812–14), П.С.Суханов (1815–17), Ф.Ф.Золотарёв (1818–20), Ф.И.Хворов (1821–23), К.И.Котелов, В.Я.Заусайлов (1824–26), В.С.Потехин (1827–29), Н.О.Чижов (1830–32), Г.С.Мельников (1833–35), М.С.Верин (1836–38), В.С.Матвеев, И.С.Ососов, А.Л.Крупенников (1839–41), С.Е.Александров (1842–44), А.С.Унженин (1854–56), А.К.Месетников, А.К.Подуруев, И.Я.Тихонов (1857–59), Я.Д.Соколов (1860–62), П.А.Прибытков (1863–65), И.Я.Тихонов (1866–68), Д.И.Вараксин (1869–70), К.И.Романов (1871), Э.П.Янишевский (1872–82), А.А.Лебедев (1883–88), С.В.Дьяченко (1888–99), А.А.Лебедев (1899–1903), Р.Ф.Николаи (1903–05), А.П.Попрядухин (1905–08), С.А.Бекетов (1909–12), В.Д.Боронин (1913 — 8.11.1917), С.М.Ефимов (8.11.1917 — гыйнвар 1918).

1835 елдан Дума Иван мәйданында (хәзер 1 Май мәйданы) архитектор Ф.И.Петонди проекты буенча сәүдәгәр Евреиновның соңгы классизм стилендә үзгәртеп корылган өч катлы торак йортында урнаша. Күләме буенча симметрик, төп фасадында почмаклары түгәрәкләнгән бина 1842 елгы янгын вакытында зыян күрә. 1846 елда архитектор Х.Крамп бина интерьерларын үзгәртеп кора, төп фасадның ишеге өстенә металл кронштейннар куеп балкон эшли. XIX йөз ахырында төп ишек дүрт баганалы аркалы портик белән бизәлә. 2000–2001 дә бинада конференц-зал булдырыла, ишегалды фасады үзгәртеп корыла. Хәзерге вакытта биредә халык депутатларының Казан шәһәр советы һәм Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урнашкан. Бина — архитектура истәлеге.

Чыганаклар

 Алфавитный указатель постановлений Казанской Городской Думы. [Б. м.], 1883;

Сборник обязательных для жителей г.Казани постановлений Казанской Городской Думы. 1872–1913 гг. К., 1914;

Достойны памяти пютомков (Городские головы Казани 1767–1917 гг.): Сб. док. и материалов. К., 2002.

Әдәбият

Краткий очерк деятельности Казанского городского самоуправления за 25-летие (1871–1895). К., 1896;

Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982;

Гончаренко Л.Н. Города Среднего и Нижнего Поволжья во второй половине XIX века: Соц.-экон. исслед. Чебоксары, 1994;

Салихов Р.Р. Представительство татар-мусульман в выборных органах местного самоуправления в Казани на рубеже ХIХ-ХХ вв. // Ислам в татарском мире. История и современность: Материалы междунар. симп. К., 1997;

Зорин А.Н. Города и посады дореволюционного Поволжья. К., 2001.

Авторлар: Г.Р.Заманова, Х.Г.Надыйрова