Оешуы

1785 елда «Россия империясе шәһәрләренә хокуклар һәм файдалар грамотасы» («Грамота на права и выгоды городам Российской империи») буенча Екатерина II тарафыннан оештырыла.

Вазифалары

Шәһәр думасына шәһәр магистратлары һәм ратушасы вазифаларының бер өлеше күчә.

6 катлау разрядларына (күчемсез милек хуҗалары; гильдия сәүдәгәрләре; цех һөнәрчеләре; чит шәһәр һәм чит ил «кунаклары»; күренекле гражданнар; посад кешеләре) бүленгән шәһәр халкы шәһәр җыелышында шәһәр башлыгы җитәкчелегендә Гомуми шәһәр думасын, шулай ук магистратка бургомистрлар һәм ратманнар сайлый.

Гомуми шәһәр думасы 3 елга бер тапкыр яки кичектергесез очракларда җыела. Гамәли мәсьәләләрне хәл итү өчен Гомуми дума алты гласныйдан торган дума сайлый, анда һәр катлау разрядыннан бер вәкил керә. Шәһәр башлыгы рәислек итә. Барлык сайланулы вазифаларга карата катлау бүленеше гамәлдә, теге яки бу төркем өчен нинди вазифалар биләү мөмкинлеге билгеләнә. Шәһәр башлыклары башлыча 1 нче һәм 2 нче гильдия сәүдәгәрләрдән, 1836 елдан мещаннардан сайлана.

Шәһәр үзидарәсендәге сайланулы вазифаи затлар хезмәт хакы алмыйлар. 1854 елдан, Казан шәһәре татар бистәләре ратушасы бетерелгәч, шәһәр думасында татарларга да катнашырга рөхсәт ителә, ләкин анда алар тавышларның 1/3 өлешеннән дә күбрәк урын биләргә тиеш булмый.

Шәһәр үзидарәсенең барлык органнары эшчәнлеге губернатор күзәтчелегенә буйсындырыла.

Шәһәр думасы аның алдында үз эшчәнлеге хакында хисап тота, шәһәр бюджеты фәкать губернатор рөхсәте белән генә чыгымнарга тотыла. Гамәлдә шәһәр думасы салымнар җыю һәм аларны шәһәрнең хуҗалык ихтыяҗларына сарыф итү белән шөгыльләнә.

Казан губернасында шәһәр думалары

Казан губернасында шәһәр думалары Казанда, Козьмодемьянскида, Мариинск посадында, (1856 елдан), Зөядә, Чабаксарда, Чистайда, Царёвококшайскида, Цивильскида, Ядринскида эшли (Арчада, Спаста һәм Тәтештә шәһәр думалары Павел I нең 1796 ел 31 декабрь Указы белән бетерелә).

Зур булмаган шәһәрләрдә шәһәр думасы урынына шәһәр башлыгы канцелярияләре (Алабугада, Царёвосанчурскида, Яранскида) һәм шәһәр ратушалары (Арчада, Лаешта, Мамадышта, Спаста, Тәтештә, Троицк посадында) оештырыла.

1870 елдагы шәһәр реформасы шәһәр үзидарәсенең сословиеле органнарын гомумсословиеле органнар — шәһәр думасы (боеручы) һәм шәһәр идарәсе (башкарма) белән алыштыра.

Сайлау системасы

Шәһәр думасы 4 елга сайланган гласныйлардан тора. Сайлау хокукына 25 яшькә җиткән һәм шәһәр файдасына салымнар, җыемнар түләгән ир-атлар ия була. Хосусый затлар белән бергә сайлау хокукы шәһәр бюджетына җыемнар түләгән ведомстволарга, учреждениеләргә, җәмгыятьләргә, ширкәтләргә, чиркәүләргә һәм монастырьларга да бирелә.

Өч разрядлы сайлау системасы күздә тотыла; сайлаучылар шәһәр салымнарын түләүләрнең тигез гомуми суммалары тәгаенләнгән 3 куриягә (эре, уртача һәм вак салым түләүчеләр) бүленә. Һәр курия шәһәр думасы гласныйларының составының 1/3 өлешен сайлый. Сайлаучы вәкилләрнең (выборщикларның) аларны үз араларыннан да, башка разрядлардан да сайлау хокукы була. Гласныйлар шарлар салу рәвешендә ябык тавыш биреп сайланалар. Думалар составы исәбе халык саныннан чыгып, 30 дан 72 гласныйга кадәр билгеләнә. Гласныйлардан утырышларда мәҗбүри катнашу таләп ителми, утырышлар саны тәгаен тотрыклы булмый.

Шәһәр үзидарә органнарының административ-хуҗалык вазифаларына шәһәрне төзекләндерү (яктырту, җылыту, су белән тәэмин итү, чистарту, транспорт, шәһәр юллары, яр буйлары, күперләр корылышы һ.б), халык мәгарифе, сәламәтлек саклау, җәмәгать химаячелеге, сәүдә, сәнәгать үсеше турында кайгырту һәм башкалар керә. Бирелгән вәкаләтләре чикләрендә үзидарә органнары чагыштырмача бәйсез һәм мөстәкыйль булалар.

Шәһәр думасына сословие эшләре йөкләнми һәм сословиеле учреждениеләр аңа буйсынмый. Шәһәр бюджеты күчемсез милектән алынган салымнар һәм җыемнар, шәһәр милкеннән (сәүдә рәтләре, мунчалар, шәһәрдәге сугым урыннары һ.б.) файдаланудан керемнәр, үлчәүләрне һәм үлчәү берәмлекләрен келәймәләүдән, аукционнардан кергән пошлина җыемнары һәм башка, шулай ук дәүләт казнасыннан җибәрелгән акча нигезендә формалаша.

Шәһәр думасы мөстәкыйль рәвештә яңа салымнар кертә, салымнарның законда каралган нормасын арттыра алмый. Яңа нигезләмә буенча шәһәр думасы үз составыннан шәһәр башлыгын, аның иптәшен (урынбасарын), идарә әгъзаларын сайлый. Шәһәр башлыгы думаны һәм идарәне җитәкли, аларның эшен координацияли.

Идарәнең төрле бүлекләрдән торган даими канцеляриясе эшли. Идарә әгъзаларының исәбен шәһәр думасы билгели, ләкин аларның саны, шәһәр башлыгын санамаганда, икедән дә кимемәскә тиеш була. Шәһәр башлыгы вазифасында губерна шәһәрләрендә — эчке эшләр министры, башка шәһәрләрдә губернатор раслый.

Идарә әгъзалары һәм секретарь вазифаларында раслау думаларның үз карамагында кала. Идарәнең христиан булмаган әгъзалары саны аның составының өчтән бер өлешеннән артмаска тиеш була. Һәр ике ел саен идарә әгъзаларының яртысы аның составыннан чыга һәм яңадан сайланган әгъзалар белән алыштырыла. Зур булмаган шәһәрләрдә идарә вазифалары шәхсән шәһәр башлыгына йөкләнә алган. Идарә әгъзалары Казанда — 6, Чабаксарда — 3, башка шәһәрләрдә икешәр кеше була. Идарә әгъзаларының күпчелеген мещаннар катлавы вәкилләре тәшкил итә. Шәһәр үзидарәсе эшчәнлегендә законнар саклануын губернатор рәислегендәге шәһәр эшләре буенча губерна кабулханәсе күзәтчелек итә.

Яңа шәһәр нигезләмәсе 1892 елның 11 июнендә кабул ителә. Салым цензы милек цензы белән алыштырыла, нәтиҗәдә, сайлауларда катнашырга рөхсәт ителгән затларның саны кими.

Сайлау хокукы шәһәр сызыгы эчендә аеруча эре күчемсез милек биләгән хосусый затларга һәм учреждениеләргә бирелә (башкалаларда һәм халкы 100 мең кешедән арткан шәһәрләрдә күчемсез милек 3 мең сумнан да ким булмаган, губерна шәһәрләрендә 1 — 1,5 мең сум, өяз шәһәрләрендә аларда тәгаен күпме кеше яшәүдән чыгып, 300 сум чамасы күләмдә бәяләнергә тиеш). Христиан булмаган гласныйлар шәһәр думасы составының биштән бер өлешеннән дә артмаска тиеш була.

Сайлаучылар исәбенә 1 нче һәм 2 нче гильдия сәүдәгәрләр таныклыклары булган сәүдә-сәнәгать пр-тиеләре хуҗалары кертелә. Вак һәм уртача салым түләүчеләр сайлау хокукларыннан мәхрүм ителә, өч разрядлы система бетерелә. Шәһәр думасындагы гласныйларның минималь саны 20 кешегә кадәр кыскартыла.

1870 елдагы шәһәр нигезләмәсе белән чагыштырганда шәһәр үзидарәсе органнарының хокуклары һәм бәйсезлеге шактый чикләнә. Шәһәр думасының мөһимрәк карарлары земство һәм шәһәр эшләре буенча губерна кабулханәсе тарафыннан расланырга тиеш була. Шәһәр идарәләренең җирле администрациягә бәйлелеге көчәя; барлык җитәкче составны, ягъни шәһәр башлыгын, аның иптәшен (урынбасарын), шәһәр секретарен, идарә әгъзаларын — администрация, башкалаларның шәһәр башлыкларына кандидатларын император раслый.

Яңа нигезләмә буенча губернаторга шәһәр думасының карарларын гамәлдән чыгару хокукы бирелә. Шәһәр башлыгының думаларда һәм идарәләрдә җитәкчелеге саклана. Кечкенә шәһәрләр өчен яңа нигезләмә «гадиләштерелгән идарә» кертә. Йорт хуҗалары җыены — вәкаләтлеләр җыелышын (12–16 кеше), вәкаләтлеләр шәһәр старостасын һәм аның 1–2 ярдәмчесен сайлый.

Беркадәр үзгәрешләр белән әлеге система Вакытлы хөкүмәт тарафыннан 1917 елның 9 июнендә «Шәһәрләрдә җәмәгать идарәсе турындагы гамәлдәге нигезләмәләрне үзгәртү хакында» карары кабул ителгәнче яшәп килә.

Әдәбият

Михайловский А.Г. Реформа городского самоуправления в России. М., 1908;

Григорьев В. Реформа местного управления при Екатерине II. М., 1910;

Нардова В.А. Городское самоуправление в России в 60-х — начало 90-х гг. XIX в. Л., 1984;

Зорин А.Н. Горожане Среднего Поволжья во второй половине XVI — начале XX вв.: Историко-этнографический очерк. Казань, 1992;

Зорин А.Н. Города и посады дореволюционного Поволжья. Казань, 2001.

Автор – Л.М.Айнетдинова