Эчтәлек

Россия хөкүмәте карары белән Урта Идел буе һәм Урал төбәге җирле халыкларына металл эшкәртү һәм металлдан ясалган товарлар белән эш йөртү тыелганлыктан (кара Тыелган товарлар), татарлар баштарак бу тармак эшчәнлегендә катнашмаган.

Төбәктәге бакыр кою заводлары руслар һәм ышанычлы саналган башка милләт эшмәкәрләре кулында булган:

  • Казан сәүдәгәре А.И.Кобелевның 1763 елда ачкан Пыжман заводы (Вятка губернасы, Малмыж өязе Кукмара авылы, 1766 елда иң югары нәтиҗәгә ирешә – 1704 пот бакыр коя);
  • Тула губернасы сәүдәгәре Иноземцевнең 1751 елда Иштирәк авылында ачкан заводы (Уфа губернасы, Минзәлә өязе Иштирәк-Ольгино авылы; XVIII йөз ахырында аңа меңгә якын крәстиян беркетелгән була. 1865 елда спирт-аракы куу заводы итеп үзгәртелә);
  • Казан сәүдәгәре И.И.Небогатовның 1734 елда ачылган Шилнә заводы (Уфа губернасы, Минзәлә өязе Боровецкий авылы янәшәсендәге Шилнә суы буенда; елына 1600 пот бакыр койган);
  • алпавыт К.М.Тәфкилевнең 1760 елда ачылган Барҗы-Алексеев заводы (хәзерге Әгерҗе районы Барҗы суы буенда урнашкан; 1784 елда 841 пот бакыр койган).

Бакыр кушылмалы мәгъдән җирле рудниклардан китерелгән. Иноземцевнең бакыр кою заводлары 1775-1779 еллар аралыгында 50 мең поттан артыграк бакыр койган. Урта Идел белән Кама аралыгында урнашкан. Чыганакларга якынрак урнашкан Урал заводлары белән икътисади ярышта оттыру сәбәпле, бакыр кою заводлары XIX йөзнең 1 нче яртысында эшләүдән туктый.

Әдәбият

Залкинд Г.М. История обоснования медеплавильных заводов Татарстана // Тр. об-ва изучения Татарстана. К., 1930. Т. 1;

Любомиров П.Г. Очерки по истории русской промышленности. М., 1947.

Автор — И.А.Гыйләҗев