Эчтәлек

Казан төбәгендә патша сарае җирбиләүчелеге XVI йөзнең 2 нче яртысыннан урнаштырыла: элек Казан ханнары һәм бәкләре милкендә булган, яуланган җирләрдә рус патшасы авыллары (Алабуга, Чаллы, Балык Бистәсе һ.б.) барлыкка килә.

XVII йөз ахырында — XVIII йөздә патша сарае крәстияннәренең саны аларны патшаның яраннарына хосусый милек сыйфатында өләшү хисабына кими.

XVII йөз ахырында Зөя өязенең Шылангы, Тәмте һәм башка авылларында яшәгән берничә мең крәстиян император Пётр I нең өч буын туганы К.А.Нарышкинга бүләк ителә.

Патша сарае крәстияннәре башта Казан сарай идарәханәсе, 1724 елдан — Баш сарай канцеляриясе, 1786 елдан Сарай конторасы карамагында була.

1797 елда патша гаиләсе (удел) крәстияннәре дәрәҗәсенә күчереләләр.

Әдәбият

Ермолаев И.П., Липаков Е.В. Крестьяне дворцовых сёл Казанского уезда в конце XVI — первой четверти XVII века (по материалам дозорных и переписных книг) // Исследования по истории крестьянства Татарии дооктябрьского периода. Казань, 1984.                

Автор – Е.В.Липаков