Эчтәлек

Оештыручылары — Б.Азаматов, Ә.Асанов, Н.Борисов, М.Лурмешев, Г.Мәмәтов, С.Семёнов, Г.Сулеев, С.Ураев һ.б.

1747 елның маенда Россия империясе Сенаты типтәрләр һәм бобыльләр өчен җан башыннан салым түләүне кертергә күрсәтмә бирә (ир-ат җаны башыннан 80 тиен); салым җыючылар хөкүмәт әмере белән түгел, ә җирле хакимият әмере белән килгәннәр дип, халык салым түләүдән баш тарта.

1747 елның июлендә Себер даругасының Мәләкәс авылында кузгалыш була, анда татар, мари, чуаш авылларында яшәүчеләр салым түләүдән баш тартуларын белдерәләр; салым кертү турындагы Фәрман игълан иткән вахмистр И.Моисеев куыла, җирле хакимият вәкилләре кыйнала һәм кулга алына.

Усы даругасының берничә авылы татарлары һәм марилары, Тагай авылында җыелып, шулай ук салым түләүдән баш тартулары турында игълан итәләр.

Типтәрләр һәм бобыльләр сайлап алынган вәкилләрен шикаять белән Санкт-Петербургка җибәрергә дигән карарга киләләр. Хәрәкәткә мишәрләрнең бер өлеше кушыла.

Кузгалышны бастырырга майор Кублицкий (550 кеше) һәм генерал-майор Штокман (1750 кеше) җитәкчелегендәге җәза командалары җибәрелә. Типтәрләрнең һәм бобыльләрнең бер өлеше яңа салым түләргә ризалаша, икенче өлеше көрәшне дәвам итә һәм Танып елгасы буендагы сугышта җиңелә.

1748 елның маенда хәрәкәтнең төп оештыручылары камчы белән суктырылалар һәм Рогервик шәһәренә мәңгелек каторгага җибәреләләр. Хәрәкәттә катнашучыларның күбесе каторга хезмәтенә озатыла, башкалары, камчы белән суктырылганнан соң, старшиналар җаваплылыгына тапшырыла.

Әдәбият

Акманов И.Г. Башкирские восстания в XVIII в. Уфа, 1987.

Автор – И.Р.Вәлиуллин