Карагруһчылар «Православие. Самодержавие. Халыкчанлык» дигән өч өлештән торган принципка нигезләнгән идеологиягә таянып эш итәләр. Православие һәм патша самодержавиесен саклау һәм аларның һәр җирдәге хакимлеге, Россия империясенең бердәмлеге, рус халкының өстен хәлен ныгыту турындагы лозунглар белән чыгыш ясыйлар. Милли мәсьәләдә әҗнәбиләргә (бигрәк тә яһүдләргә) карата чикләүләр саклануын таләп итәләр. К.ның беренче оешмасы булып 1900 ел ахыры — 1901 елның башында төзелгән «Рус җыены» санала, ул нигездә Санкт-Петербург христиан руханиларын, рус интеллигенциясен, дворяннарны һәм чиновникларны берләштерә. Массачыл карагруһчылар хәрәкәте 1905–1907 елларда Россия җәмгыятен революцион-либераль үзгәртеп кору омтылышына җавап буларак башлана һәм халыкның барлык катлауларын үз эченә ала. Карагруһчыларның иң зур оешмалары: «Рус кешеләре берлеге» (1905 елның мартыннан), «Рус монархия партиясе» (1905 елның языннан, 1907 елдан — «Рус монархия берлеге»), «Рус халкы берлеге» (СРН, 1905 елның ноябреннән), «Михаил Архангел исемендәге рус халык берлеге» (РНСМА, 1908 елдан), «Рус халкының бөтенроссия Дубровин берлеге» (ВДСРН, 1912 елдан).

Казан губернасында карагруһчылар оешмалары башкала оешмалары белән параллель рәвештә формалаша. 1904 елның ахырында Казанда Казан аеклар җәмгыяте базасында беренче оешма — «Рус җыены»ның Казан бүлеген (КОРС) оештыру карары кабул ителә, 1905 елның ноябре–декабрендә ул тулысынча формалашып бетә (бүлек советының рәисе — А.Т.Соловьёв).

1905 елда КОРС матбугатта актив контрреволюцион уң монархиячел пропаганда җәелдерә, әмма баштарак үзен карагруһчылардан күпмедер дәрәҗәдә читтәрәк тота. 1905 елда 17 октябрь Манифесты басылганнан соң, Казанда бер-бер артлы революцион бәрелешләр башлана, алар исә Казан шәһәр думасын контрольдә тоткан социалистик һәм либераль партияләр вәкилләре, шулай ук аларның «милициясе» һәм «патриотик манифестация», юнкерлар һәм полиция арасындагы бәрелеш белән тәмамлана, бер уңайдан яһүдләргә каршы һөҗүм оештырыла — бу вакыйгалар карагруһчылар оешмаларының рәсми формалашуын төгәлли. 1905 елда ноябрьнең беренче яртысында Арча шәһәрендә һәм Чистай өязендә революцион агитаторларны җәзалау очраклары була. Казанның барлык революциягә каршы көчләрен берләштерү «Хокукый тәртипне саклау комитеты»н (соңрак «Хокукый тәртипне саклау партиясе») төзүгә китерә, бераздан аннан урталык монархистлары аерылып чыгалар һәм «Казан 17 октябрь Манифесты партиясен» төзиләр. Калган уң элементлар җирлегендә мөстәкыйль карагруһчылар оешмасы — «Казан шәһәрендә патша-халык рус җәмгыяте» (ЦНРО, совет рәисе — В.Ф.Залесский) төзелә. Аның әгъзалары, беренчеләрдән булып, үзләренә карагруһчылык атамаларын алырга карар кылалар.

1905 елның декабрендә уң монархик караштагы «Казан шәһәренең чиркәү старосталары һәм приход попечительләре җәмгыяте» (ОЦСПП, совет рәисе — А.И.Кукарников, 1910 елның 3 июненнән Л.А.Матвеевский) төзелә. Төзелүнең беренче елында карагруһчыларның Казан оешмаларында 2,7 мең кеше исәпләнә. Казанда мөстәкыйль оешма барлыкка килүнең төп сәбәпләреннән берсе — биредә башкала карагруһчылары исәпкә алмаган үзенчәлекләр булу. Аграр өлкәдә бу крәстияннәрнең аз җирлелеге мәсьәләсен хәл итүдә тормышчанрак таләпләр куюда һәм крәстиян җәмәгатьләрен бетерү мәсьәләсенә саграк килүдә чагыла. ЦНРО эре һәм урта күләмдәге җирбиләүчеләр җиренең 1/3 нә кадәр өлешен билгеләнгән хакны түләп тартып алу мөмкинлеген таный, шулай ук җир биләүнең үзенчәлекле «җәмәгать-хутор» моделен тәкъдим итә; милли һәм дини мәсьәләләрдә әҗнәбиләргә һәм православиедән аерылып торган дин тотучыларга (шул исәптән консерватив карашлы татар-мөселманнарга карата да уңай мөнәсәбәттә) карата сыгылмалырак тактика алып барыла. 1 нче Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында ЦНРО Казаннан «мөселманнар өчен махсус» 2 нче депутатны тәкъдим итүне сорый. 1908 елның 9 декабрендә Чистай өязендә мөселман татарлардан торган уң монархик «Патша-халык мөселман җәмгыяте» теркәлә. Бу оешманың максаты — «татар халкының хокукы чикләнмәгән патшага Коръән белән ант иткән тугрылыгын һәм патриотик рус җәмгыятьләре белән ныклы бергәлекне саклау» була (Баш совет рәисе — Х.Фәйзуллин). ЦНМОның 18 бүлеге ачыла, анда 240 кеше әгъза булып тора. 1909 елның 30 декабрендә ЦНМО Казан губернаторы М.В.Стрижевский таләбе белән ябыла. Болардан тыш, Лаеш өязе исправнигының 1916 ел февраль рапортына караганда, Кече Нырты, Сауыш һәм Балыклы авылларында ЦНРОның бүлекләре эшли, аларда 38 әгъза исәпләнә (совет рәисләре — М.Гыйлаҗетдинов, З.Хисаметдинов, Я.Халиков). Бер үк вакытта җирле карагруһчылар татарлар арасындагы либераль һәм социалистик агымнарны, Дәүләт Думасының мөселман фракциясен кискен тәнкыйтьлиләр. «Яһүдләр мәсьәләсендә» Казан карагруһчылары иң кискен карашларда торалар. Рус милли һөнәри берләшмәләрен һәм хәйрия җәмгыятьләрен төзүгә аеруча зур игътибар бирелә.

1908 елның 16 июлендә КОРС каршында Төзелеш эшләре һөнәриләре җәмгыяте (рәисе — А.М.Тюфилин), 1908 елның 21 октябрендә ЦНРОның Портнов бүлекчәсендә түләүсез гомуми белем мәктәбе (җитәкчесе — Н.А.Петров) ачыла. Казан карагруһчылары күзәтчелегендә торган иң зур иҗтимагый хәйрия-агарту оешмасы Казан аеклар җәмгыяте була. 1908 елда КОРС тырышлыгы белән «Казан рус христиан хатын-кызлары җәмгыяте», 1912 елда Казанда «Ярлыкаучы Спас исемендәге кече яшьтәге акылга зәгыйфьләр һәм гарипләрне тәрбияләүче җәмгыять» оештырыла. К. традицион рус рухында белем бирүне таләп итәләр, университетларга автономия бирүгә каршы чыгалар, вузлардан либераль һәм сул карашлы профессураны куып чыгару, студентларны сәяси һәм милли карашлардан чыгып сайлап алу өчен көрәшәләр. Студентлар арасында 1907 елның декабреннән Монархистик яшьләрнең рус түгәрәге (1908 елдан Рус монархиячел яшьләрнең Казан җәмгыяте), 1912 елдан Казан шәһәре югары уку йортларының партиясез студент — академистлар түгәрәге эшли. 1908 елда Рус монархиячел яшьләрнең Казан җәмгыяте каршында «Беркут» гимнастика һәм спорт сөючеләр түгәрәге (1913 елдан «Сокол» гимнастика җәмгыяте) ачыла. Казан университетында «уң профессорлар төркеме» эшли (җитәкчеләре — профессорлар Н.А.Засецкий, Н.Ф.Высоцкий), аңа уң һәм уртача карашлы монархистлар керә. Казанда карагруһчыларның иң югары сәяси активлыгы аларның берләшеп эшләү чорына туры килә. 1906 елның ноябрь башында СРН ның Казан губерна бүлеге (КГО СРН) ачыла (совет рәисе һәм бер үк вакытта ЦНРО советы рәисе — В.Ф.Залесский). Шуннан соң барлык Казан губернасында СРН, РНСМА, ВДСРНның бүлекләрен төзү башланып китә.

1907 елның 18 декабренә Казан губернасында СРНның 97 бүлеге (әгъзаларның гомуми саны 7 мең тирәсе) эшли. СРН, РНСМА һәм ВДСРН бүлекләренең 15% ы тирәсе чуашлар яшәгән торак пунктларда исәпләнә. 1906 елның декабрендә Казанда Залесский, Кукарников, Соловьёв, архимандрит Андрей (кенәз А.А.Ухтомский) катнашындагы «Берләшкән рус халкының өлкә идарәсе» оештырыла (ул барлык Идел-Кама төбәген үз эченә алырга тиеш була), әмма ул кәгазьдә генә оешып кала. Карагруһчылар барлык 4 чакырылыштагы Дәүләт Думасына сайлауларда катнаша, тик кандидатларның берсе дә сайланмый. 1 нче һәм 2 нче Дәүләт Думаларына сайлауларда алар КЦНРО, КОРС һәм ОЦСППның Берләштерелгән советыннан сайлаучыларның гомуми исемлеге һәм «Дәүләт Думасына рус кешеләреннән сайлаучылар исемлеге» күрсәткән блоклар буларак чыгыш ясыйлар. 3 нче Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлек барышында һәм сайлаулардан соң Казанның төп карагруһчылар оешмалары арасында җитди каршылыклар туа, бу исә башкала СРН җитәкчелегендәге таркалыш белән бәйле була. 1908 елның 21–25 ноябрендә КГО СРН һәм ЦНРО Казанда Беренче Идел-Кама өлкә патриотик съездын үткәрәләр, анда СРНның 57 «провинция» бүлегеннән, шулай ук Казан һ.б. губерналар К.ының башка оешмаларыннан вәкилләр катнаша. Залесский тарафыннан съездда катнаштырылмаган КОРС һәм ОЦСПП, СРНның Соловьев контролендәге бүлекләре 1908 елның 21,23 һәм 25 ноябрендә альтернатив «гомуми җыелышлар» үткәрә.

1908–1911 елларда Залесский (мөстәкыйль юнәлеш) һәм Соловьев (СРН лидеры А.И.Дубровинны яклый) арасында дәвам иткән каршылык Казанда карагруһчылар хәрәкәтенең үзәген какшатуга һәм сүлпәнәюгә китерә. Казан карагруһчылары арасындагы бәхәскә аларның башкала җитәкчеләре дә җәлеп ителә (И.И.Восторгов, Дубровин һәм В.М.Пуришкевич). 4 нче Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлек вакытында Казан К.ның бер өлеше «Казан рус сайлаучылары комитеты»на һәм «Казан рус милли клубы»на күчә. Әмма Залесский һәм ЦНРОның күп кенә әгъзалары «милләтчеләргә» каршы чыга һәм үз кандидатларын күрсәтә. Соловьёв та үз тарафдарлары белән бергә алардан аерыла, һәм бу хәл Казанда «милләтчеләрнең» дә, К.ның да җиңелүенә китерә. Монархизм идеясенең Беренче бөтендөнья сугышы барышында тагын да көчәеп киткән кризисы карагруһчылар хәрәкәтенә тискәре йогынты ясый. 1916 елның гыйнвар–мартында Казан губернасында карагруһчыларның 55 оешмасыннан 5 се генә кала.

1917 елгы Февраль революциясе җиңгәннән соң аларның эшчәнлеге тыела, ә оешма әгъзалары репрессияләргә дучар ителә.

Карагруһчыларның периодик басмалары: «Деятель», «Казанский раёшник» журналлары, «Газета» правых», «Казанский телеграф», «Русь православная и самодержавная», «Сошники», «Черносотенец» газеталары.

Әдәбият           

Соколовский С.А. »Революционеры и «Чёрная сотня». К., 1906;

Алексеев И.Е. Чёрная сотня в Казанской губернии. К., 2001;

Чёрная сотня: Ист. энцикл., 1900–1917. М., 2008.

Автор — И.Е.Алексеев