Эчтәлек

1905 елның декабреннән 1917 елның мартына кадәр Казан губернасында эшчәнлек алып барган уң монархиячел (карагруһчыл) иҗтимагый-сәяси оешма. 1905 елның 4 декабрендә Казан халкы һәм Казанда йорт тотучылар берләшкән төркемнең 3 нче җыены тарафыннан гамәлгә куела. 1905 елның 11 декабрендә җәмгыять Казан губернаторы вазифасын башкаручы А.А.Рейнботка революцион пропагандага чик куюда хөкүмәткә актив булышлык күрсәтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә.

Җәмгыять эшчәнлеген 1 нче составына 9 кеше, шул исәптән профессор В.Ф.Залесский (рәис), С.А.Соколовский (секретарь), А.Е.Дубровский, А.В.Калягин, П.Ф.Мойкин, И.Л.Панфилов, рухани Н.М.Троицкий кергән Совет җитәкли. Казан губернаторы М.В.Стрижевский, Уфа губернаторы А.С.Ключарёв, Казан вице-губернаторы Д.Д.Кобеко, епископ Алексий (А.Я.Дородницын), кенәз А.Г.Щербатов һ.б. «Рус патша-халык җәмгыяте»нә шәрәфле әгъза буларак кабул ителәләр. Оешма төрле катлау вәкилләрен берләштерә, киң таралыш ала.

1906 елның 4 ноябрендә расланган Устав буенча «Рус патша-халык җәмгыяте»нең төп максатлары дип «православие, самодержавие һәм халыкчанлыкның чын рус башлангычларын саклау юлы аркылы» үз карашларының теоретик нигезләрен эшләү һәм аларны тормышка ашыру, шулай ук тыныч чаралар белән «парламентаризмның зарарлы йогынтысына» каршы көрәшү билгеләнә. Оешманың сәяси активлыгы 1906–1907 елларда, әгъзаларының саны («теркәлмәгәннәр» һәм теләктәшләрне дә кертеп), төрле мәгълүматларга караганда, 1,5 тән 15 меңгә кадәр кеше тәшкил иткән чорда, иң югары ноктасына җитә.

Җәмгыять җыеннары, гадәттә, иркен биналарда (башлыча, Казан пехота юнкерлар уч-щесе манежында) уза. 1906 елның ноябрендә «Рус патша-халык җәмгыяте» рәисе Залесский бер үк вакытта «Рус халкы берлеге»нең Казан губерна бүлеге Советын да җитәкли башлый, шунлыктан, асылда, ике оешма бергә кушыла. «Рус патша-халык җәмгыяте» күп кенә мәсьәләләрдә башкаланың уң монархиячел оешмалары документларыннан (аерым алганда, җир биләүнең «община-хутор» моделен кертү тәкъдиме) үзгә караштагы үз программасын эшләп кабул итә, һөнәри белем бирүне үстерү белән шөгыльләнә.

Җәмгыять әгъзалары Казан губернасының иҗтимагый-сәяси тормышында (шул исәптән Дәүләт Думасына барлык чакырылыш сайлауларда), монархиячел съездлар эшендә һәм башка чараларда актив катнашалар. 1906 елның 11 мартында Казандагы уң монархиячел оешмалар депутациясе составында «Рус патша-халык җәмгыяте»ннән сайланган вәкилләр дә Царское Селода император Николай II белән очрашалар. 1910 елның 10 сентябрендә, Казанга килгәч, «Рус патша-халык җәмгыяте» депутациясен МС рәисе П.А.Столыпин кабул итә.

Җәмгыять әгъзаларының карашларын «Черносотинец», «Сошники» газеталары һәм «Предвыборная газета» чагылдыра. 4 нче Дәүләт Думасына сайлауларда уңышсызлыкка тарыганнан соң (1912) активлыгы сүрелә барган «Рус патша-халык җәмгыяте»нең эшчәнлеге 1917 елның мартында туктатыла.

Әдәбият      

Алексеев И.Е. Русское национальное движение в Казанской губернии и Татарстане: конец XIX — начало XX веков (опыт словаря). К., 2004.   

Автор — И.Е.Алексеев