Эчтәлек

«Бобыль» төшенчәсе беренче мәртәбә Псков елъязмасында очрый (1500).

XVI йөздән бобыльләрнең авылларда хосусый игенчелек, шәһәрләрдә һөнәрчелек, сәүдә итү белән шөгыльләнүләре яки ялланып эшләүләре мәгълүм. 1599 елгы елъязмаларда – ясак түләмәүчеләр, 1621 елдан сөрү җирләрен эшкәртмәүчеләр бобыльләр дип аталган. Бобыльләр бер авыл җәмәгатеннән икенчесенә ирекле күчү хокукына ия булган.

Җирләрен эшкәртмәгән бобыльләр төрле кәсеп-һөнәр үзләштергән, бер өлеше бистә-калаларда яшәгән. Крәстияннәр белән чагыштырганда бобыльләр оброкны ешрак түләгән. Араларында мал-мөлкәтле бобыльләр дә булган. 1680 елдан соң бобыльләргә урыннан урынга күчеп йөрү мөмкинлеге бетерелә, 1724 елдан җан башыннан салым түләү кертелү белән алар крәстияннәргә тиңләштерелә.

Казан төбәгендә XVI йөз ахырыннан бобыльләр ясаклылар, патша сарае һәм монастырь крәстияннәре буларак телгә алына. Баштарак Рус дәүләтенең үзәк төбәкләреннән фәкыйрьлеккә төшеп күчеп килгән рус крәстияннәре салым түләүдән өлешчә яисә тулысынча азат ителгән. Бобыльләр саны бөлгенлеккә төшкән җирле халыклар исәбенә арта барган. Бобыльләрнең сөрү җирләрен, болыннарны, печәнлекләрне, урманнарны арендага алу очраклары билгеләп үтелә.

XVI йөз ахыры – XVII йөзнең беренче чирегендә сарай крәстияннәре арасында бобыльләр саны 15% чамасы тәшкил иткән. 1685–1687 елларда хосусый милекчеләр арасында бобыльләр – 10,5%, сарай кешеләре арасында 18% тәшкил иткән, крәстияннәрдә 68% тан да артып киткән. Бобыльләр йортында уртача 2,1 кеше яшәгән.

1646 елгы писцовый кенәгә мәгълүматлары буенча, Казанда 357 бобыль йорты булган. Бистәләрдә яшәүче 95 татар да бобыльләр буларак теркәлгән. Бобыльләр катлавына керүчеләр саны төбәктәге гомуми халык санының 15%ыннан артмаган.

Социаль-икътисади хәлләре буенча бобыльләр типтәрләргә якынрак торган.

Әдәбият

Сербина К.Н. К вопросу о бобылях // Академику Б.Д.Грекову ко дню семидесятилетия: Сборник статей. М., 1952.

Греков Б.Д. Крестьяне на Руси. М., 1954; Т. 2.

Шапиро А.Л. Эволюция бобыльства в России в XVIII веке // Ежегодник по аграрной истории Восточной Европы. М., 1958.

Ермолаев И.П., Липаков Е.В. Крестьяне дворцовых сел Казанского уезда в конце XVI – первой четверти XVII века. (По материалам дозорных и переписных книг) // Исследования по истории крестьянства Татарии дооктябрьского периода. Казань, 1984.

Автор – Л.М.Айнетдинова