Эчтәлек

Мәскәү университеты студентларының 1856–1862 еллардагы иҗтимагый-сәяси оешмасы. Казан университетыннан күчкән студентлар тарафыннан рәсми якташлык китапханәсе буларак оештырыла, көндәлек рус басмалары, шулай ук Көнбатыш Европа фикер ияләре (П.Ж.Прудон, Л.Блан һ.б.) хезмәтләре белән тулыландырыла, үзлектән белем күтәрү буенча студентлар түгәрәкләре үзәкләренең берсе була. Җитәкчесе — А.Ф.Маккавеев.

1859 елда китапханә канаты астында 50 дән артык кешене берләштергән яшерен оешма барлыкка килә. Җитәкчеләре: Ю.М.Мосолов, Н.М.Шатилов һ.б. «Казан студентлары китапханәсе» составына студентларның Заичневский-Аргиропуло түгәрәге әгъзалары (алар тыелган әдәбиятны литографта бастыру һәм тарату белән шөгыльләнә), шулай ук Мәскәү гарнизонынынң берничә офицеры керә. « Казан студентлары китапханәсе » Казан һәм С.-Петербургтагы студентлар түгәрәкләре, полякларның Мәскәүдәге «Огул» җәмгыяте белән элемтәдә тора.

1862 елда «Земля и воля»ның Мәскәү бүлекчәсе составына керә. Түгәрәкнең берничә әгъзасы 1863 елда Андрущенко эше белән бәйле рәвештә Себергә сөрелә. Шуннан соң оешма яшәүдән туктый.

Әдәбият

Нечкина М.В. «Земля и воля» 1860-х гг. (По следственным материалам) // История СССР. 1957. № 1.

Революционная ситуация в России в 1859–1861 гг. М., 1965.

Эпоха Чернышевского. Революционная ситуация в России в 1859–1861 гг. М., 1978.

Революционная ситуация в России в середине XIX века: Деятели и историки. М., 1986.