- РУС
- ТАТ
1941–1945 елларда совет халкының фашистлар Германиясенә һәм аның союздашларына (Венгрия, Италия, Румыния, Финдляндия һ.б.) каршы азатлык сугышы, Икенче бөтендөнья сугышының иң әһәмиятле өлеше
Сугыш вакытында Татарстан Кызыл Армияне тәэмин итүче төп базаларның берсенә әверелә. Сугыш барган тарафлардан республикага 70 тән артык завод-фабрика күчерелә. Аларның күпчелеге Казанда урнаша:
Казанга СССР Фәннәр академиясе президиумы һәм академиягә караган 33 фәнни институт, СССР Дәүләт банкы, СССР Финанс халык комиссариаты һ.б. үзәк оешмалар эвакуацияләнә.
Шулай ук Алабуга, Чистай, республиканың башка шәһәрләре һәм районнарына да кайбер җитештерү предприятиеләре һәм аерым оешмалар күчерелә.
Татарстанга 226 мең кеше, шул исәптән 15 мең ятим бала эвакуацияләнә.
Республикада 50 дән артык хәрби госпиталь оештырыла, аларда 334 мең яралы сугышчы дәвалана, шуларның 207 меңе дәваланып сугышка озатыла.
Сугыш башланган көннән республиканың барлык предприятиеләре сугыш кирәк-ярагы җитештерүгә җайлаштырыла. Кинотасмалар җитештерү фабрикасы самолеттан фотога төшерүгә яраклы тасмалар чыгаруны үзләштерә; автомобиль гаражлары өчен җиһаз җитештерүче, язу машиналары чыгаручы, ясалма күн җитештерүче һ.б. заводлар миналар, гранаталар һ.б. төр корал җитештерүгә күчерелә.
Мех комбинаты җылы комбинезоннар, бүрек, тун, мехлы аяк киемнәре (унтылар), башка фабрикалар хәрби кием, маскировка халатлары, парашютлар тегәләр. Татарстаннан фронтка 11 меңнән артыграк У-2 (По-2) самолёты төзеп озатыла, уникаль Пе-2 һәм Пе-8 бомбардировщиклары, операцияләр өчен кетгут җепләр эшләнә.
Республикада барлыгы 600 дән артыграк исемдә корал, кием-салым һ.б. җитештерелә.
Сугыш елларында Татарстанда 22 яңа завод-фабрика сафка бастырыла, шул исәптән Казанда техник резина әйберләр, техник май җитештерү, механика, подшипник җитештерү заводлары, Алабуга, Бөгелмә, Мамадыш, Чистай, Зеленодольск шәһәрләрендә ит комбинатлары, җеп эрләү, күн итек тегү, киез итек басу фабрикалары, консерв заводы, электр станциясе һ.б. эшли башлый.
Яңа төр сәнәгать тармагы ачыла – 1943 елдан Бөгелмә төбәгендә нефть чыгарыла башлый.
Татарстан эшчеләренең, инженер һәм техникларының сугыш елларындагы фидакарь эшчәнлеге СССР хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнә, 4200 кеше орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.
Республикада авыл хуҗалыгы тармагында бик авыр шартлар туа: авылларда ир-ат, бигрәк тә механизаторлар калмый диярлек, автомобильләр, тракторлар да өлешчә мобилизацияләнә. Берничә дистә мең ат фронтка озатыла. Шул сәбәпле сөрү җирләре мәйданын 1 млн гектардан артыкка киметергә туры килә, шул исәптән бодай басулары мәйданы икеләтә кыскара. 1942–1945 елларда иген уңышы 2,5 мәртәбә кими. Мал азыгы тиешле күләмдә җитештерелмәү сәбәпле дуңгызлар саны 2,5, атлар 2 мәртәбәгә киметелә.
Шуңа да карамастан, Татарстан игенчеләре бу елларда дәүләткә 131 млн пот ашлык, 39 млн пот бәрәңге һәм яшелчә, 56 млн пот ит, 200 млн л. сөт, 500 мең поттан артыграк йон һәм дистәләгән мең пот май, бал, дуңгыз мае, 11 млн пот печән һ.б. тапшыралар.
Республика галимнәре дә сугыш белән бәйле фәнни эзләнүләргә иң зур игътибар бирәләр. ТАССР Дәүләт план комиссиясе карамагында 1941 елда Фәнни-техник совет оештырыла. Максаты – халык хуҗалыгы һәм оборона өчен әһәмиятле булган теоретик, икътисади һәм оештыру мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнү, фронт һәм тыл ихтыяҗларын үтәү өчен Татарстанның җирле ресурсларын барлау.
А.Е.Арбузов оптик приборлар җитештергәндә бик әһәмиятле булган матдәләрне кулланышка кертә, Б.А.Арбузов синтетик каучукның салкынга чыдамлыгын арттыруга ирешә. Н.А.Ливанов азык-төлек җитештергәндә аксым һәм витаминнарны саклаучы технология тәкъдим итә. С.Н.Ушаков җитәкчелегендәге төркем оборона сәнәгатендә кулланышлы яңа төр пластмасса эшләп чыгара. Г.Х.Камай җитәкчелегендә яңа төр кетгут җепләре эшләү технологиясе үзләштерелә.
Табиб-галимнәр А.В.Вишневский, В.А.Гусынин, Б.Л.Мазур, А.Н.Мурзин, И.М.Русецкий, Н.В.Соколов, Л.И.Шулутко һ.б. яралы сугышчыларны уңышлы дәвалау чараларын күрәләр. Яңа дарулар һәм дәвалау җайланмалары булдыруда А.Д.Бейлинсон, П.Н.Кашкин, А.Э.Озол, Н.Р.Стрелков һ.б. актив эшли.
Авыл хуҗалыгы тармагында яңа фәнни-гамәли уңышларга ирешүчеләрдән А.А.Абдулбаниев, Х.Х.Байчурова, Е.Н.Борисова, Ш.В.Вәлиев, П.С.Зубков, Г.И.Попов, Н.П.Попов, А.П.Студенцов, П.М.Тихонов, И.В.Үтәй, В.Г.Чагин, З.Х.Шәрәф эшчәнлеге мәгълүм.
1941 елның көзеннән СССР Фәннәр академиясе оешмаларының Казан төркеме эшли. Республикадагы сәнәгать предприятиеләре эшчәнлегенә ярдәм итү максатында Фәннәр академиясе институтлары галимнәреннән берничә комиссия оештырыла. Фән-техника комиссиясе эшендә бу вакытта Казанда яшәгән атаклы галим-конструкторлар: В.П.Глушко, С.П.Королёв, В.М.Петляков, А.Н.Туполев, С.А.Чаплыгин һ.б. катнаша, алар республикада җитештерелә торган хәрби техниканы камилләштерүгә зур өлеш кертәләр.
Республиканың иҗат интеллигенциясе дә халыкны җиңүгә рухландыруга зур өлеш кертә.
Язучылар яу кырындагы һәм тылдагы батыр каһарманнарга багышлап патриотик эчтәлекле әсәрләр иҗат итәләр. М.Әмир, Г.Әпсәләмов, Г.Бәширов, И.Гази, Ә.Еники, Ә.Исхак, Ш.Камал, Ф.Кәрим, Г.Кутуй, Ш.Мөдәррис, К.Нәҗми, Г.Насрый һ.б. әсәрләре Казанда һәм фронт газеталарында басылып тарала. Татар телендә нәшер ителүче армия һәм фронт газеталарында А.Әхмәт, Г.Әпсәләмов, Ә.Ерикәй, Г.Галиев, Р.Ишморат, Г.Кутуй, Ш.Маннур, М.Максуд, Ә.Фәйзи. М.Садри, А.Шамов һ.б. эшли.
Татарстан композиторлары да сугыш елларында 108 әсәр иҗат итәләр, шул исәптән 72 әсәр сугыш темасына багышлана. С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, А.Ключарёв, З.Хәбибуллин иҗат иткән музыкаль әсәрләр батырлыкка, дошманны җиңүгә өндиләр. Илбасарлар белән көрәш темасын чагылдырган беренче милли балет авторы Ф.Яруллин яу кырында взвод командиры буларак сугыша һәм һәлак була.
Татарстан рәссамнары Г.В.Житков, Г.П.Катков, И.И.Князьков, И.А.Новосёлов, Н.М.Сокольский, В.К.Тимофеев һ.б. хәрби-патриотик темага багышлап яңа хезмәтләр тудыралар. Х.Якупов, Л.Фәттахов һ.б. рәссамнар яу кырында дошманга каршы көрәшә, сугыш мизгелләрен сурәтләгән әсәрләрен шунда иҗат итәләр.
Татарстан театрларында Бөек Ватан сугышы темасын яки тыл хезмәтчәннәре батырлыгын чагылдырган пьесалар куела. К.Симоновның «Рус кешеләре» («Русские люди»), А.Корнейчукның «Фронт», Р.Ишморатның «Кайту», Н.Исәнбәтнең «Мәрьям», М.Әмирнең «Миңлекамал», Т.Гыйззәтнең «Төнге сигнал», «Изге әманәт» әсәрләре рус һәм татар театрлары сәхнәләрендә уйнала.
Сугыш темасына багышлап Н.Җиһановның «Илдар», М.Юдинның «Фәридә» опералары иҗат ителә.
Театр һәм эстрада сәхнә осталары, 18 бригадага берләшеп, 11 фронт сугышчылары алдында 2 меңнән артык чыгыш ясыйлар.
Республика хезмәт ияләре яу кырындагыларга һәр төр ярдәмне дә даими оештыралар. Сугыш башланып бер ай үткәч, мәскәүлеләр Оборона фондын оештыру тәкъдиме белән чыгалар. Татарстан халкы да бу башлангычны хуплый. 1941 елның ахырына кешеләрнең өстәмә эш вакытында эшләп алган акчасы яки тапшырган кыйммәтле әйберләре исәбенә бу фондка 16 млн сумнан артыграк акча, 26 кг чамасы көмеш һәм 796 г алтын эшләнмәләр җыела. 1943 ел ахырына гомуми сумма 51 млн сумга җитә.
Республика халкы сугышчыларга җылы киемнәр туплауда да актив катнаша. 1941–1942 елларда фронтка 23 мең кыска тун, 54 мең пар киез итек, 59 мең сырган чалбар белән сырма, 106 мең пар эчке җылы кием, күп санда бәйләнгән оекбаш, бияләй һ.б. әйберләр озатыла. Сугыш дәвамында барлыгы 10 млн берәмлек җылы кием җыеп җибәрелә.
Сугыш башланган беренче айлардан ук фронтка хәрби техника төзү өчен акча, кыйммәтле әйберләр туплау хәрәкәте җәелдерелә. Казан тимер юлчылары үз исәпләренә «Кызыл Татарстан», «Чапаев», «Куйбышев» исемендәге бронялы поездлар төзиләр, аларның экипажларын да үзләре туплап фронтка озаталар. Зеленодольск шәһәре хезмәт ияләре үз исәпләренә броняланган 2 кораб төзиләр һәм аларны коралландыралар. Республика халкыннан җыелган байлык исәбенә танк колонналары һәм Урта Дон бомбардировщиклар авиация дивизиясе өчен берничә эскадрилья туплап җибәрелә.
Сугыш елларында хәрби техника һәм корал җитештерү өчен республика халкыннан җыелган байлык 380 млн сум тәшкил итә. Моннан тыш, заемга язылу рәвешендә тупланган акча 1 млрд 576 мең сум була.
1943 елдан башлап барлык сәнәгать-җитештерү оешмаларының планнан арттырып эшләнгән продукциясе башкомандующий фондына күчерелү хәрәкәте җәелдерелә. Ул хәрәкәтне Татарстан хезмәт ияләре дә хуплыйлар. 1944 елның 1 гыйнварына республика сәнәгать оешмалары, 104 млн сумлык өстәмә продукция җитештереп, шул фондка тапшыралар. Республика колхозчылары да бу хәрәкәттән читтә калмый. Мәсәлән, 1944 елның февраленә Кайбыч районы хуҗалыклары Кызыл Армия фондына 1 млн 300 мең сум акча кертәләр. Республика авыл хуҗалыгы оешмалары җәмгысы ул фондка дип меңләгән пот ашлык, бәрәңге, ит-май һ.б., шул исәптән 62 млн сум акчалата кертем бирәләр.
Яу кырында сугышчыларга шәхси ярдәм итүнең бер төре почта аша башкарыла. 1942 елны каршылау алдыннан хәрәкәттәге армия сугышчыларына атап 500 мең сумлык посылка, 1942–1944 еллар дәвамында 10 млн 600 мең сумлык күчтәнәч-посылкалар җибәрелә. Республиканың шундый күчтәнәчләр җибәрүне оештыручы комиссиясе исеменә халыктан 38,2 млн сум акча керә.
1943–1944 елларда сугышчылар гаиләсенә ярдәм итү фонды да эшли, ул фондта 13 млн сум акча, азык-төлек һәм кием-салым туплана.
Яу кырында сугышучы якташларның рухын күтәрү максатында күмәкләп хатлар язышу җайга салына. Фронттагы якташлар исеменә аерым сәнәгать предприятиеләре, оешмалар, колхозчылардан күмәк хатлар җибәрелә, аерым гаскәри берәмлекләр белән ул коллективлар арасында шулай дуслык мөнәсәбәтләре урнаштырыла. Бөтен республика халкы исеменнән язылган «Фронтовик татарларга хат» (1942) үзәк матбугатта һәм барлык фронт газеталарында басылып чыга. Якташ сугышчыларның «Татар халкына җавап хаты»да татар һәм рус телләрендә чыгучы вакытлы матбугат битләрендә урын ала (1943, март), 1944 елда аерым брошюра рәвешендә дөнья күрә.
Татарстанда сугышның беренче көннәреннән үк хәрби әзерлек эшенә зур игътибар бирелә. Оборона дәүләт комитетының 1941 елның 16 июль карарын үтәп, гаскәри резервларны укыту-өйрәтү өчен Гомуми укыту курслары оештырыла, ОСОАВИАХИМ эшчәнлеге җанландырыла. 1941–1945 елларда Гомуми укыту курсларында 186 мең кеше, ОСОАВИАХИМда 163655 кеше укчы-сугышчы һ.б. төр хәрби һөнәргә өйрәнеп чыга; 1,9 млн кеше хәрби һава һәм химик һөҗүмгә каршы тору серләрен үзләштерә.
Кызыл Хач һәм Кызыл Ярым ай җәмгыятьләре 6590 кешене шәфкать туташлары һәм санинструкторлар булырга укыта, 943 мең кеше санитарлык оборонасына әзерлек («Готов к санитарной обороне», «Будь готов к санитарной обороне») программаларын үти.
Республика физкультура оешмаларында 250 мең кеше кул сугышы осталыгына, йөзүче һәм чаңгычы булырга өйрәнә. Зурлардан алып мәктәп балаларына чаклы һәркем диярлек шушындый әзерлек укуларына җәлеп ителә.
Татарстаннан Кызыл Армия сафларына 560 меңнән артыграк кеше мобилизацияләнә.
Тылда дошман һөҗүменнән саклану корылмалары төзелешендә тагын 100 меңнән артыграк кеше катнаша (кара: Казанны саклау корылмалары).
Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанда берничә хәрби дивизия һәм бригада оештырылып яу кырына озатыла: Витебск исемендәге укчы дивизия, унсигезенче укчы дивизия, сиксән алтынчы мото-укчылар дивизиясе, Звенигород исемендәге гвардия укчылары дивизиясе, Орша исемендәге укчылар дивизиясе, Остров исемендәге укчылар дивизиясе, йөз кырык җиденче укчы дивизия, Фастов исемендәге танк бригадасы һ.б.
Язмышлары Татарстан белән бәйле бер төркем хәрбиләрнең сугышлар алып бару таланты Бөек Ватан сугышы чорында ачыла һәм югары бәяләнә. Генераллар А.О.Ахманов, Ф.Г.Булатов, В.Г.Бурков, В.Н.Гордов, А.Ф.Казанкин, А.В.Кирсанов, И.Н.Конев, З.Й.Котлин, Г.Б.Сафиуллин, Я.Җ.Чанышев һ.б. Татарстанда туганнар.
Партизаннар хәрәкәтендә дә безнең якташлар батырларча катнаша.
Вакытлыча яулап алынган төбәкләрдә дошманга каршы кыю сугышучылар арасында И.Заикин, И.К.Кабушкин, З.Ш.Нури (Белоруссиядә), Н.А.Барышев, К.Галләмов, Т.Гайнанов (Кырымда), Г.С.Әмиров, А.Ш.Бикбаев, Б.Х.Кадыйрмәтов, Хаҗәт Садров (Смоленск өлкәсендә) һ.б. була.
Франция Каршылык хәрәкәтендә дә күп кенә якташларыбыз катнаша: Р.Боков, М.Ф.Гайсин, В.П.Игнатьев, З.К.Камалов, Р.Н.Рылова, Ә.Г.Үтәшев, З.Шәмигулов һ.б.
Казанда югары юридик белем алган Даян Мурзин Чехословакиядә партизаннарның интернациональ бригадасы командиры була. Бу бригада составында якташларыбыз Н.В.Сметанин (комиссары), К.Әминов, К.Батуллин, Ш.Бикбулатов, Б.Г.Мәдъяров, М.Н.Мифтахов, А.Г.Мостафин, Г.С.Усманов, Г.Шәйхуллов һ.б. сугыша.
Югославиядә шулай ук бригада комиссары Г.Г.Малов, Польшада М.С.Атаманов («Мишка Татар») һ.б. уртак дошманга каршы батырларча сугышалар.
Фашистларның хәрби әсирләр лагерьларында булган хәлдә каршылык хәрәкәтен оештыруда катнашып танылган шәхесләрдән генерал Д.М.Карбышев, М.Хәйретдинов (язучы Х.Мөҗәй), Г.Нуретдинов исемнәре һәм Идел-Урал легионын таркату өчен көрәшкән җәлилчеләр төркеме бөтен дөньяга мәгълүм.
Дошман тарафыннан вакытлыча оккупацияләнеп, совет гаскәрләре азат иткән өлкәләр, районнар халкына 1942 елның языннан башлап ярдәм итү хәрәкәте киң җәелә. Өй кирәк-яраклары, кием-салым, хуҗалык итү җиһазлары, уку йортлары өчен дәреслекләр һәм уку әсбаплары җыеп озатыла.
Татарстан халкы Сталинград шәһәренең Дзержинск районын, Сталинград өлкәсенең Городище һәм Красноармейск районнарын, Орёл һәм Донбасс шәһәрләрен торгызуда булышлык итү бурычын үз өстенә ала.
Немец-фашист илбасарлары белән батырларча сугышкан 200 дән артыграк якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелә (Н.Г.Столяров бу югары дәрәҗәгә 2 мәртәбә лаек була), 100 меңнән артыграк татарстанлы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.
50 сугышчы Дан орденының тулы кавалеры дәрәҗәсенә ирешә.
300 меңнән артыграк татарстанлы яу кырында ятып кала, аларның тулы исемлеге «Хәтер китабы» («Книга Памяти») томнарында китерелә.
Гыйльманов Җ.И. Без сугышта юлбарыстан көчлебез. Казан, 1989.
Татария в период Великой Отечественной войны (1941–1945 гг.): сборник документов и материалов. Казань, 1963.
Сабирзянов Г.С. По законам дружбы и братства. Казань, 1974.
Гильманов З.И. Татарская АССР в Великой Отечественной войне 1941–1945 гг. Казань, 1977.
Гильманов З.И. Трудящиеся Татарии на фронтах Великой Отечественной войны. Казань, 1981.
Кабирова А.Ш. Республика Татарстан в годы Великой Отечественной войны (1941–1945 гг.). Казань, 1998.
Татарстан в годы Великой Отечественной войны 1941–1945 гг. Казань, 2000.
Гилязов И.А. Легион "Идель-Урал": представители народов Поволжья и Приуралья под знаменами "третьего рейха". Казань: Татар. кн. изд-во, 2005.
Кабирова А.Ш. Нам жить и помнить: Татарская АССР в годы Великой Отечественной войны (1941–1945 гг.) / А.Ш.Кабирова, Е.Г.Кривоножкина, А.С.Бушуев; Институт истории им. Ш.Марджани Академии наук РТ. Казань: Фолиант, 2016. 247 с.
На Сувалкском рубеже: книга памяти красноармейцев, погибших в 1944–1945 гг. и захороненных в Сувалках (Польша) / Институт истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан; составитель, автор предисловия и указателей А.С.Бушуев. Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2023. 399 с.
Автор – В.Ф.Телишев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.