Бер төркем кеше «1918 елда Раифа монастыренда кызылармиячеләрне явызларча үтерүдә», крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү чорында «авыл хуҗалыгын үзгәртеп кору өлкәсендәге башлангычларга аяк чалу максатыннан, халыкның дини инануларын файдаланып хөкүмәт күргән чараларга каршы агитация алып баруда», кулаклар белән бәйләнештә торуда, шулай ук чиркәү җиһаз-мөлкәтен хөкүмәткә тапшыру барышында (1922 ел, 1928 ел) кайберләрен яшереп калдыруда гаепләнә.

Эш буенча 43 кеше, шул исәптән 33 дин әһеле (ябылган Раифа монастыре монахлары, таркатылган Казан Богородица, Фёдор, Зөя Иоанн-Предтеча хатын-кызлар монастырьлары монахинялары) һәм якын-тирә авыллардан 10 крәстиян җавапка тартыла.

Мәхкәмә процессы 1930 елның 23 гыйнварыннан 20 февраленә кадәр бара. СССР ОГПУсының Татарстан бүлеге «өчлеге» тарафыннан 1930 елның 20 февралендә кабул ителгән карар нигезендә (РСФСР Җинаять кодексының 58 нче маддәсе, 10, 11 нче пунктлар) 8 кеше: иеромонахлар Иосиф (Гаврилов), Сергий (Гуськов), Варлаам (Похилюк), Иов (Протопопов), Антоний (Чирков), послушник Пётр (Тупицын), крәстияннәр С.Абрамов, В.Гаврилов – атарга; 15 кеше – 5 елга концлагерьга ябылуга; 19 кеше Төньяк крайга сөрелүгә хөкем ителә.

ТАССР Прокуратурасының 1990 елгы карары белән гаепләнүчеләрнең барысы да аклана.