1918 елның 4–12 ноябрендә Мәскәүдә булып уза.

47 делегат катнаша, аларның 40 гы татар, 1 се башкорт, 2 се әзәрбайҗан, 4 се төрек; 45 ир-ат, 2 хатын-кыз. Казан губернасыннан 17 кеше: Д.Али, А.Богданов, С.Вәлишев, Х.З.Гайнуллин, М.Г.Дулат-Али, М.Г.Конов, Б.Х.Мансуров, К.Нигъмәтуллин, Измаил Рәхмәтуллин, И.Ш.Рәхмәтуллин, Ф.Салихова, М.Субхи, М.Х.Солтангалиев, Г.Г.Таҗетдинова, К.Хәйруллин, Х.Йомагулов, К.Л.Якубов катнаша. Шулай ук Әстерханнан, Мәскәүдән, Түбән Новгородтан, Пензадан, Пермьнән, Петроградтан, Самарадан, Сембердән һәм Тамбовтан делегатлар була. Рәистәшләр: М.Х.Солтангалиев, Г.Ялымов, Н.Яруллин.

Съездның көн тәртибе: Мөселман коммунистлар партиясе ҮК доклады; урыннардан докладлар; партия программасы, партия оешмасы һәм Үзәк мөселман комиссариатының оештыру мәсьәләләре, Үзәк мөселман комиссариаты гыйльми коллегиясе доклады, агымдагы хәлләр, халыкара тактика, сайлаулар. РКП(б) ҮК исеменнән котлау белән милләтләр эшләре буенча халык комиссары урынбасары С.Пестковский чыгыш ясый; ул, РКП(б) белән тыгызрак элемтәләр булдыру өчен, съезд партиянең мөселман ҮКн сайлаган иптәшләрнең элеккеге хаталарын кире кагар һәм Мөселман оешмаларының үзәк бюросына керәчәк РКП(б) ҮКна үз вәкилләрен сайлап куяр дигән ышаныч белдерә.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча И.Ш.Рәхмәтуллин чыгыш ясый, ул Мөселман коммунистик оешмасының барлыкка килү тарихына һәм аның РКП(б) белән мөнәсәбәтләренә туктала. Оештыру мәсьәләләре буенча кискен бәхәс куба. И.Ш.Рәхмәтуллин үзенең чыгышында июньдә Казанда мөстәкыйль ҮК төзелүнең хата булуына һәм съездның, гомуми ҮКка кушылып, аны төзәтергә тиешлегенә басым ясый. Аны К.Л.Якубов яклап чыга, ул барлык коммунистик мөселман оешмалары секция рәвешендә гомуми комитетларга керергә тиеш дип белдерә. Г.Б.Ашмасов, И.К.Фирдәүс, М.Х.Солтангалиев каршы чыгыш ясыйлар.

М.Солтангалиев: «Безнең партия чикләнмәгән. Шуңа күрә без үз ҮКыбызны булдырабыз да... Әгәр ҮК оештыру мөмкин түгел икән, ни өчен Ленин һәм башкалар Россия коммунистлар партиясе ҮКн төзеделәр һәм аны ни сәбәпле дөньяныкы дип атамадылар соң?» — дип белдерә.

Озакка сузылган фикер алышулардан соң, съезд күпчелек тавыш белән, 14 битараф тавыш катнашында, аерым ҮК оештырмаска дигән карар чыгара; Россия мөселман коммунистлары партиясен бетерү, Мөселман коммунистлар комитетларын мөселман секцияләренә һәм РКП(б)ның җирле комитетлары каршындагы бюроларга үзгәртү турында карар кабул ителә, РКП(б)ның Мөселман оешмалары үзәк бюросы сайлана; съезд карары буенча аның рәисе итеп И.В.Сталин раслана.

Съезд делегатлары Шәрекънең мөселман халыкларына мөрәҗәгать белән чыгалар, аларны халыкара империализмга каршы күтәрелергә чакыралар. Съездда чыгыш ясаган И.В.Сталин съездның оештыру мәсьәләләре буенча РКП(б) ҮК линиясенә туры килгән карар кабул итүе белән канәгатьләнүен белдерә.

Чыганаклар  

Первый год пролетарской диктатуры в Татарии: Сб. док. и материалов по истории парторганизации и гражданской войны в 1918 г. К., 1933.

Әдәбият  

Хайрутдинов Р.Г. Трудное возрождение. К., 1992.