Эчтәлек

1919 елның 21 апрелендә Казанда уздырыла. 100 гә якын делегат катнаша.

Казан дары заводы, элеккеге Алафузов предприятиеләренең комсомол ячейкалары башлангычында чакырыла. РКП(б)ның губерна комитеты конференцияне әзерләү буенча оештыру бюросы төзи.

12 апрельдә «Знамя революции» газетасында «Яшьләргә мөрәҗәгать» басыла; анда конференция чакыру зарурлыгы, аның төп бурычы Россия коммунистик яшьләр берлеге (РКСМ) программасы һәм уставына ярашлы рәвештә, Казанда эшчеләр һәм укучы коммунистик яшьләр бердәм берлеге төзү икәнлеге турында бәян ителә. Конференциядә РКП(б)ның Казан губкомы вәкиле А.И.Карповның комсомол оешмасы турындагы доклады тыңлана. РКСМның Казан оешмасын төзү турында карар кабул ителә, П.Ильин (рәис), Ю.Фемидин (секретарь), В.Бабиков, Х.Гарбер, А.Елисеев һ.б. составында РКСМның Казан шәһәр комитеты сайлана.

Конференциядә катнашучылар коммунистик яшьләрне «тыгыз сафларга басарга һәм үлеп баручы контрреволюциягә хәлиткеч сугыш ачарга» чакырган резолюция кабул итәләр.

Әдәбият  

Юность Татарстана (Очерки истории комсомола Татарии). К., 1978.