- РУС
- ТАТ
(«Оештыручы үзәк»)
1932 елда ОГПУ-НКВД органнары тарафыннан шактый кешеләргә карата оештырылган гаепләү эше. Алар Солтангалиевнең контрреволюцион оешмасы белән элемтә урнаштыруда, гарәп графикасыннан латин графикасына күчүгә каршы булган чыгышлар оештыруда («Сиксән икеләр хаты»), интеллигенция, эшчеләр һәм крәстияннәр арасында контрреволюцион милләтчелек идеяләре таратуда, ВКП(б) һәм Совет хөкүмәтенең хуҗалык һәм сәяси чаралары үтәлешенә комачаулауда, авылда массакүләм чыгышлар оештыруда, колхоз милкен яндыруда, хакимият әһелләренә каршы террорлык актлары әзерләүдә, татар буржуаз-милләтчелек оешмаларын (Мөселманнар комитеты, Хәрби Шура, Милли Шура, Милли Сәрмая) төзүдә катнашуда, 1922–1923 елларда Совет хакимияте эшчәнлегенә каршы программалы-тактик принциплар каралган «медполислар», ягъни легаль булмаган киңәшмәләр оештыруда гаепләнә.
Оешманың Татарстан филиалы эше буенча 18 кеше, шул исәптән И.С.Аитов, Ш.Ш.Әхмәров, И.Җ.Бикколов, Җ.Вәлиди, С.Х.Вәлидов, Л.Ш.Вахитов, Х.В.Зәбиров, Ю.С.Латыйпов, А.А.Шәехгали тикшерү уза. Мәхкәмә утырышы 1932 елның 11 маенда Казанда үтә. ОГПУ хәрби коллегиясе тарафыннан Җ.Вәлиди һәм Х.В.Зәбировтан кала барлык гаепләнүчеләр дә төрле елларга (3 елдан алып 5 елга кадәр) хөкем ителәләр.
1989 һәм 1990 елларда СССР ЮС Президиумы карарлары белән гаепләнүчеләр аклана һәм, «кылган гамәлләрендә җинаятьчелек составы булмау сәбәпле», эш туктатыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.