- РУС
- ТАТ
билгеле бер тәртипне көчләп тагу максатында сәяси дошманнарны индивидуаль һәм массачыл җәзалау актлары
Сәяси карашлары хакимият органнарының теге яки бу территориядә урнаштырган төп кагыйдәләре белән тәңгәл килмәгән кешеләр террор корбаннарына әверелә.
1918 елда җәза чараларын нигезләү һәм аклау максатында вакытлы матбугатта даими рәвештә сәяси дошманнарның сыйнфый характеристикалары басыла башлый. Большевиклар һәм аларның дошманнары махсус көч куллану органнары оештыралар. ХКСның В.И.Ленин тарафыннан имзаланган 1917 ел 7 (20) декабрь карары белән киң вәкаләтләр бирелгән, башлыча, репрессив характердагы Бөтенроссия гадәттән тыш контрреволюция, спекуляция һәм саботаж белән көрәш комиссиясе (ВЧК) төзелә. Ул заложниклар алырга, эзләү һәм тентү-тикшерү уздырырга, хөкем карарлары чыгарырга һәм аларны гамәлгә ашырырга хокуклы була. Хәрби трибуналлар да шундыйрак вазифалар башкара. Массачыл террор уздырганда аларга Совет дәүләтенең күпсанлы көч структуралары буйсына.
Сәяси дошманнар белән көрәш формасы буларак террор большевиклар тарафыннан РСФСР ХКС елның «Кызыл террор хакында» дип аталган 1918 ел 5 сентябрь карары белән законлаштырыла. Бу карарда дошманнарны концлагерьларда тоту зарур, «заговорларга, фетнәләргә һәм акгвардиячеләр оешмаларына мөнәсәбәтле затлар атылырга тиеш», диелә. Әлеге чорда күп кенә газеталарда һәм журналларда «Кызыл террор» дип аталган махсус җәза рубрикасы булдырыла, анда Советлар хакимиятенең атып үтерелгән дошманнарының исемлекләре басыла.
Террор Гражданнар сугышы дәвамында дәүләтнең рәсми сәясәте була. Большевиклар җитәкчеләренә ясалган һөҗүмнәр массачыл кызыл террорның киң колач алуына китерә. Сәяси дошманнардан тыш илнең төп халкы — крәстияннәр дә террорга дучар ителә. Бу заложниклар итеп алынган таза тормышлы крәстияннәрне һәм баш күтәрүчеләрне атып үтерүләрдә, азык-төлекне тартып алуларда һ.б.да чагылыш таба. Беренче тапкыр массачыл террор киң күләмдә 1918 елның җәй-көз айларында уздырыла.
Казан губернасында Октябрь революциясеннән соң контрреволюциягә каршы көрәшү өчен губерна революцион трибуналының Тикшерү комиссиясе каршында махсус бүлек булдырыла, аның җирлегендә 1918 елның гыйнварында Гадәттән тыш комиссия (кара Татарстан Республикасы Дәүләт иминлеге комитеты) оештырыла, ул төбәктә кызыл террор уздыручы төп органга әверелә. 1918 елның көзендә КОМУЧ (кара Учредительләр җыены әгъзалары комитеты) гаскәрләре тар-мар ителгәннән соң, Казан гадәттән тыш комиссиясе рәисе М.И.Лацис әмере буенча шәһәрдә масса күләм атулар уздырыла (А.Н.Боратынский, эсер Б.Фликкель, күп кенә элеккеге офицерлар, шулай ук комучлылар белән хезмәттәшлек иткән шәһәр кешеләре атып үтерелә). Сәяси репрессияләргә күпме кеше дучар ителүе (шул исәптәнатылуы) турында төгәл мәгълүматлар юк. Казан губчекасы мәгълүматлары буенча, 1919 елның 7 аенда 117 кеше атыла.
Аклар терроры да шулай ук рәхимсез була. 1918 елның августында Казанны алган комучлылар шулай ук дәүләт сагы хезмәте (контрразведка) оештыралар, ул дошманнарны ачыклау белән шөгыльләнә. 1918 елның 11 августында Казанда шәһәр коменданты генерал-лейтенант В.В.Рычков рәислегендә хәрби-кыр суды була. Беренче атналарда ук партия һәм советлар хезмәткәрләре М.М.Вахитов, С.Н.Гассар, А.П.Комлев, М.И.Межлаук, Я.С.Шейнкман һ.б. атыла. Комучлылар сәяси дошманнарны төрмәләргә утырталар, авылларга җәза отрядлары җибәрәләр, крәстияннәрне кыйныйлар, эшчеләрне үтерәләр. Казанда комучлылар рәхимсез рәвештә эшчеләр күтәрелешен бастыралар: В.В.Рычков әмере белән эшчеләрне туплардан һәм пулемётлардан аттыралар. Комучлылар терроры Казан губернасы өязләрендә дә котырына: Чистай өязенең Егоркино авылында кулга алынганнар төркемен үзләре өчен кабер казырга мәҗбүр итәләр, шуннан соң аларны аталар; Спас өязендә укытучы М.А.Вертинская-Аросева атып үтерелә һ.б.
Шулай ук кара Гражданнар сугышы, Арча ягы крәстияннәре кузгалышы, «Сәнәкчеләр» фетнәсе.
Казанская губернская Чрезвычайная Комиссия (1917–1922): Сб. док. и материалов. К., 1989.
Литвин А.Л. «Дело сдать в архив...»: ВЧК в Татарии в 1917–1920 гг. К., 1986;
шул ук. Красный и белый террор в России. 1918–1922 гг. К., 1995.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.