1937 елда Татарстан Эчке эшләр халык комитеты тарафыннан оештырылган гаепләү эше.

Бер төркем кеше, чит дәүләтләр вәкилләре кушуы буенча, совет хөкүмәтен корал кулланып бәреп төшерү һәм СССР территориясендә «мөстәкыйль төрки-татар буржуаз-демократик дәүләте» төзү максаты белән контрреволюцион оешмага туплануда гаепләнә.

Оештыручысы һәм җитәкчесе Һади Атласи дип табылган яшерен оешма эше буенча 24 кеше мәхкәмә җаваплылыгына тартыла. Мәхкәмә процессы 1937 елның 23–28 октябрендә Казанда уза. Г.А.Алтынбаев, Һ.М.Атласов, К.Л.Исхаков, К.К.Туйкин, Ф.К.Туйкин, С.Ш.Уразманов, Б.Фәттахов, З.Б.Фәттахов, Р.Я.Яруллин атарга хөкем ителә (1938 елның 15 февралендә үлем җәзасы тормышка ашырыла). Х.Б.Бастанов, У.А.Гомәров, Ф.Ш.Даутов, И.Идрисов, К.С.Ильясов, Х.Х.Надыйров, С.М.Туктарига 10 еллык төрмә срогы һәм 5 елга гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителү җәзасы бирелә. Ф.Бакиров, К.Г.Бикбов, Р.Д.Вилданов, Г.Исмәгыйлевкә карата әлеге җәза чаралары — 8 һәм 3; М.Әбделханов, А.С.Ермаковка карата — 7 һәм 3; С.Х.Халитовага карата — 5 һәм 2 нисбәтендә билгеләнә.

СССР Югары мәхкәмәсе Хәрби коллегиясе, җинаять составы булмау сәбәпле, 1953 елның 27 маенда әлеге карарны юкка чыгара, хөкемгә тартылучылар аклана.