Эчтәлек

200 гә якын делегат (Икенче бөтендөнья сугышында фашистлар Германиясе ягында булган легионер татарлар, чуаш, башкорт, мордва, удмурт һәм марилар) һәм Вермахтның хәрби һәм гражданнар оешмаларыннан рәсми вәкилләр (генерал фон Хайкендорф, профессор фон Менде һ.б.) катнаша.

Җитәкчеләре – Шәфи Алмаз, Гариф Солтан һ.б.

Максаты: 1942 елның ахыры – 1943 елның башыннан яшәп килгән Төрки-татарларның «Идел-Урал» көрәш берлеген рәсми рәвештә игълан итү.

Конгресста Берлекнең Милләт Мәҗлесе варисы булуы таныла, татар милли хәрәкәтенең якындагы бурычлары тикшерелә, нигездә, Г.Исхакыйның Гражданнар сугышы елларында ук игълан иткән идеяләрен кабатлаган программа кабул ителә.

Милли хәрәкәтнең төп максаты итеп бәйсез «Идел-Урал» дәүләтен төзү билгеләнә.

Әдәбият

Гилязов И.А. Курултай в Грайфсвальде... // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2000. № 3/4.

Автор – И.А.Гыйләҗев