Сәбәпләре һәм барышы

Николай II кисешүе турындагы манифест

Революция барышында илдә самодержавие бетерелә.

Февраль революциясенең сәбәпләре: өлгереп җиткән проблемаларны реформалар ярдәмендә хәл итүгә сәләтсезлектә чагылган хакимият кризисы; озакка сузылган Беренче бөтендөнья сугышы аркасында илдә икътисади хәлнең кисәк кенә начараюы һәм сәяси вазгыятьнең кискенләшүе.

Төп революцион вакыйгалар Петроградта бара: 23 февральдә эшчеләрнең беренче зур колачлы демонстрациясе булып уза, аны уздыруга икмәк җитмәү сәбәп була. 2 мартта император Николай II тәхеттән ваз кичә, шул ук көнне Вакытлы хөкүмәт оештырыла.

Революция нәтиҗәсендә халык сүз, матбугат, җыелышлар һәм берлекләр иреге ала; дин тоту һәм милли аерымлыклар буенча чикләүләр, үлем җәзасы бетерелә, сәяси амнистия игълан ителә; элеккеге режимның барлык җәза органнары гамәлдән чыгарыла.

Казанда җәелүе

Казан Кремлендә митинг. 1917 елның феврале

1 мартта Петроградтан Казанга революциянең җиңүе турында телеграмма килә, ул демократик түнтәрелеш өчен сигнал була. Казан губернаторы П.М.Боярский һәм Казан хәрби округы командующие генерал А.Г.Сандецкий Вакытлы хөкүмәт һәм Дәүләт Думасы адресына котлау телеграммалары җибәрәләр. 2 мартта Казанның Театр мәйданында эшчеләрнең һәм студентларның сәяси демонстрациясе булып уза. Казан гарнизоны гаскәрләрендә чуалышлар башлана, өч полкның (94, 95 һәм 164 нче полклар) солдатлары үзләренең командирларын кулга алалар. Полиция һәм жандармерия коралсызландырыла, төрмәләрдән сәяси тоткыннар иреккә чыгарыла.

4 мартта баш күтәргән солдатлар Казан хәрби округының округ штабын тар-мар китерәләр, генерал А.Г.Сандецкийны, шулай ук генераллар Язвин, Файдыш, Комаровны кулга алалар. Командованиенең барлыгы 100гә якын вәкиле вазифаларыннан читләштерелә. 6 нчы мартта кенәз Г.Е.Львов имзасы белән губернатор хакимияте гамәлдән чыгарылу һәм аның вәкаләтләре Вакытлы хөкүмәтнең губерна комиссарларына тапшырылу турында Петроградтан алынган телеграмма нигезендә Казан губернаторы П.М.Боярский үз вәкаләтләрен Казан губерна земствосы идарәсе рәисе полковник В.В.Молоствовка тапшыра (30 марттан бу вазифаны А.Н.Плотников, май ахырыннан В.А.Чернышёв били).

2 мартта Казан шәһәр думасы утырышы була, анда шәһәр башлыгы В.Д.Боронин тәкъдиме белән Петроградта булып узган үзгәрешләрне тану турында карар кабул ителә. 5 мартта шәһәр думасының эшчеләр оешмалары вәкилләре катнашындагы киңәйтелгән утырышында Җәмәгать иминлеге комитеты төзелә (рәисе — В.Д.Боронин); ул шәһәрдә хакимият вәкаләтләренең зур өлешен үз өстенә ала.

Яңа хакимият органнары

Март дәвамында шундый комитетлар барлык өяз шәһәрләрендә оештырыла (кара «Җәмәгать иминлеге комитетлары»). Вакытлы хөкүмәт мәнфәгатьләрен чагылдырган хакимият органнары төзелү белән бергә губернада революцион рухтагы халык массаларының хакимият органнары формалаша. 2 мартта — Эшче депутатлары советы, 4 мартта Казан хәрби гарнизонының Вакытлы хәрби комитеты оештырыла (рәисе — полковник А.Г.Григорьев). 8 мартта Эшче һәм солдат депутатлары советларының берләштерелгән утырышы була, Президиум составы сайлана (рәисе — прапорщик К.Поплавский). Казанда яңа партияләр, төркемнәр, иҗтимагый хәрәкәтләр торгызыла һәм төзелә. Алар арасында иң йогынтылылары кадетлар, эсерлар һәм социал-демократлар була. Карагруһчылар оешмалары тыела. Иске профсоюзлар торгызыла һәм яңалары оештырыла башлый, күп кенә сәнәгать предприятиеләрендә фабрика-завод комитетлары барлыкка килә, алар хуҗаларның икътисади хакимиятен чиклиләр, актив рәвештә предприятиеләр белән идарә итүгә катнашалар, алдан килешенмичә 8 сәгатьлек эш көнен гамәлгә кертәләр.

Еш кына эшчеләр оешмалары үз сәясәтләрендә предприятиеләрнең икътисади хәлен исәпкә алмыйлар, бу җитештерүнең кимүенә китерә. Бөтен илдәге кебек үк, Казан губернасында ике хакимиятлелек урнаша.

Мөселманнар хәрәкәте

Татар милли-демократик хәрәкәте активлаша, Мөселманнар комитеты, Мөселман социалистлар комитетлары, Бөтенроссия мөселманнары хәрби шурасы (Хәрби Шура), Бөтенроссия мөселманнарының милли шурасы (Милли Шура) һ.б. оешмалар төзелә. Россиядә 1917 елгы Февраль революциясе барышында гамәлгә ашырылган үзгрешләрне Россия мөселманнары рухланып кабул итәләр. Мөселманнар яшәгән җирләрдән, бигрәк тә 3 нче мартта дини һәм милли чикләүләр бетерелү турындагы пункт урын алган хөкүмәт декларациясе чыкканнан соң, Вакытлы хөкүмәт, Дәүләт Думасы, Эшче һәм солдат депутатларының Петроград Советы адресына котлау телеграммалары килә. 7 мартта Петроградта мөселманнарның Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан демократик үзгәртеп коруларны яклау максаты белән оештырылган митингы була.

Март уртасында Россия мөселманнарының вакытлы мәркәз бюросын (рәисе — Ә.Цаликов) оештыру максатында мөселман эшлеклеләренең киңәшмәсе булып уза, бюро алдына тиз арада Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнары корылтаен чакыру бурычы куела. Халык массаларына илдә барган вакыйгаларның асылын аңлату һәм яңа хакимиятнең абруен ныгыту максаты белән татар милли хәрәкәте лидерлары татар телендә популяр брошюралар бастырып тараталар.

Россия мөселманнарын бөтен Россия җәмгыятен борчыган мәсьәләләр дулкынландыра: сугышка карата мөнәсәбәт, җир мәсьәләсе, демократик үзгәртеп корулар һ.б., әмма иң төп мәсьәләләрнең берсе дәүләт төзелеше турындагы мәсьәлә була. Мөселманнар хәрәкәте оешу ягыннан төрле рәвешләргә керә, милли үзидарә органнарын төзү процессы бөтен илнең мөселман халкын колачлый. Мөселман хәрбиләре дә аңа актив кушылалар; яздан алып хәрәкәттәге армиядә һәм тылда мөселман хәрби оешмалары төзелә башлый, алар мөселман солдатларны агымдагы вакыйгалар белән таныштыралар, Учредительләр җыенында катнашуга әзерлиләр. Тылда барлыкка килгән беренче хәрби оешма — 8 мартта төзелгән Казан мөселман хәрби комитеты була. 27–30 апрельдә Мәскәүдә И.Алкин рәислегендә Бөтенроссия мөселманнарының хәрби киңәшмәсе булып уза, анда Бөтенроссия мөселманнарының вакытлы хәрби шурасы сайлана (рәисе — И.Алкин).

Аерым төбәкләрдә мөселманнарның корылтайлары уздырыла башлый; апрельдә 1 нче Уфа губерна мөселманнары корылтае (рәисе — И.Әхтәмов), Теләнче Тамак авылында Минзәлә өязе мөселманнары корылтае һ.б. үткәрелә. Казанда 20 апрельдә Бөтенроссия мөселман укытучылар корылтае булып уза, анда Бөтенроссия мөселман укытучылар берлегенең мәркәз бюросы төзелә. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң мөселман хатын-кызлар да активлаша. Апрельдә Казанда Мөслимәләрнең мәркәз бюросы оештырыла, ул Бөтенроссия мөселман хатын-кызлар корылтаен әзерли һәм уздыра (24–27 апрель, Казан); корылтай эшендә Россиянең барлык мөселман халыкларыннан 300 гә якын делегат катнаша, ир-атлар белән тигез хокукларга ирешү турында карар кабул ителә. Вәисиләр хәрәкәте активлаша: 27 апрельдә Казанда Болгар дәүләте тарафдарларының «Фиркаи Наҗия» («Котылган партия») тарафыннан чакырылган 1 нче корылтае була, анда катнашучылар «халык хөкүмәте» җитәкчелегендә Болгар дәүләтен торгызуны таләп итәләр.

Вакытлы хөкүмәтнең Учредительләр җыены катнашыннан башка җир һәм солых турындагы мәсьәләләрне хәл итү җаваплылыгын үз өстенә алырга теләмәве һәм Учредительләр җыенын сугыш тәмамланганчы чакырудан баш тартуы илдә революцион процессларның активлашуына һәм Октябрь кораллы түнтәрелешенә, соңгысы нәтиҗәсендә хакимияткә большевиклар килүгә китерә.

Шулай ук кара Казанда 1917 елгы Октябрь кораллы баш күтәрелеше.

Әдәбият

История Казани. К., 1991. Кн. 2; Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век). К., 1999; 

Исхаков С.М. Российские мусульмане и революция (весна 1917 г. — лето 1918 г.). М., 2004.                        

Автор — Л.М.Айнетдинова