Электрлаштыру башлануы

Хәзерге Татарстан территориясендә электрлаштыру 1895 елда Казанда «Газ һәм электр» АҖгә караган (баштагы егәрлеге 120 ат көче, 1917 елда — 1900 ат көче) беренче шәһәр электр станциясен файдалануга тапшырудан башлана. Ул хөкүмәт учреждениеләрен, почта, телеграф, театр, дворяннар һәм офицерлар җыеннары биналарын, кайбер уку йортларын, Щетинкин номерларын, Юшков һәм Кекин йортларын һ.б., Зур Проломный (Бауман), Воскресенский (Кремль), Грузинский (Карл Маркс), Московский, Покровский һәм Казан үзәгендәге кайбер башка урамнарны (1910 елга урамнарны 106 фонарь яктырта), шулай ук (1898 елдан) — Үзәк, Грузинский һәм Проломный урамнары буйлап уздырылган 3 трамвай линиясен (1910 елга — 5 линия) электр белән тәэмин итә.

Бер үк вакытта Казан губернасындагы кайбер өязләрне (1914 елга өяз электр станцияләренең гомуми егәрлеге 400 кВт тан артык тәшкил итә), эре сәнәгать предприятиеләрен (бертуган Крестовниковлар, Алафузовлар, «Поляр» һ.б.; иң зур предприятиенең электр энергиясен куллану күләме бер елга 300 кВт·сәг.тән артмый) электрлаштыру башлана.

ГОЭЛРО планы

1920 елның июнендә Казан шәһәр ХХС Дәүләт корылмалары комитетының гамәлдән чыгарылган электромеханика бүлекчәсе базасында ТАССР ХХС ның электротехник сәнәгать бүлеге оештырыла, ул электрлаштыру, электр энергиясен бүлү, электр сәнәгате предприятиеләре эшен җайга салу белән шөгыльләнә. 1920 елның 22 декабрендә Россияне электрлаштыру дәүләт планы (ГОЭЛРО планы) раслана, ул электрлаштыру базасында 10 — 15 ел эчендә халык хуҗалыгын нигездән үзгәртеп кору бурычын куя. ГОЭЛРО планы буенча электрлаштыруны территорияләр үсешенә туры китереп гамәлгә ашыру күздә тотыла. 1921 елның гыйнварында Татарстанны электрлаштыру буенча совет төзелә. ГОЭЛРО планын раслаганнан соң, халык хуҗалыгы хезмәткәрләренең 1 нче Бөтентатар съезды ТАССРны электрлаштыру планын эшләү турында резолюция кабул итә. Планны гамәлгә ашыру барышында 20 электр станциясе, шул исәптән Казанда ТЭЦ-1 һәм ТЭЦ-2, Бөгелмә, Алабуга, Тәтеш, Чистай шәһәрләрендә, Кама Тамагы, Кукмара, Норлат авылларында ТЭЦлар сафка баса. Параллель рәвештә республиканың транспорт системасын электрлаштыру алып барыла. ГОЭЛРО планы Казан энергетика төйнәлешен булдыруга, шәһәр, өлешчә авыл кулланучыларын (нигездә шәһәр яны колхозларында) үзәкләштерелгән электр энергиясе белән тәэмин итүгә нигез сала.

Яңа икътисади сәясәт (нэп) чорында «Кызыл таң» («Красная заря», 1923), ТАССРның 3 еллыгы исемендәге электр станцияләрен гамәлгә кертү белән Казанда дәүләт учреждениеләрен, сәнәгать предприятиеләрен, торак йортларны үзәкләштерелгән электрлаштыру башлана.

«Татэнерго» оешмасы төзелү

1931 елның 25 июнендә «Энергоцентр» дәүләт бөтенсоюз берләшмәсенең «Татэнерго» оешмасын — Татарстан дәүләт электр станцияләре район идарәсен төзү турындагы фәрманына кул куела. 1933 елның гыйнварында Казан ТЭЦ-1 (КазГРЭС) сафка басу һәм аз экономияле электр энергиясе җайланмалары бетерелү белән Казанның барлык электр энергиясен кулланучылары үзәктән тәэмин ителә башлый. Бер үк вакытта Казан шәһәре янындагы посёлокларны (Зеленодольcк, Васильево) һәм колхозларны электрлаштыруга керешелә.

Бөек Ватан сугышы елларында торак пунктларны, шәһәр һәм авыл предприятиеләрен электрлаштыру процессы туктала, шәһәр халкына энергия җибәрү һәр кешегә бер айга 5 кВт·сәг. кә кадәр чикләнә. Дәүләт учреждениеләре, уку йортлары, хастаханәләр һәм госпитальләр, театрлар һәм кинотеатрлар, кибетләр өчен дә электр энергиясен куллануда катгый нормалар кертелә. Электрлаштыру буенча эшләрне җайга салу өчен 1942 елда Дәүләт оборона комитеты карары белән Казан энергетика комбинаты «Казэнерго» район энергетика идарәсе итеп үзгәртелә. ТЭЦ-2 дә (1942) 2 нче турбогенератор, ТЭЦ-1 дә (1943) 3 нче турбогенератор җибәрелү белән республикада электр энергиясен куллану күләме сизелерлек арта. Яңа куәтләр булдыру процессына эвакуацияләнгән энергетика галимнәре Г.М.Кржижановский, К.И.Шефнер, Л.К.Рамзин, Л.М.Мелентьев, М.А.Стырикович һ.б. зур өлеш кертә.

1943 елда, Шөгер авылы тирәсендә нефть ятмалары ачылу белән, нефть промыселларын электрлаштыру башлана. Баштарак дизель-насос җайланмалары, энергопоездлар, аннары Урыссу ГРЭСы (хәзер Ютазы районында) электр энергиясе кулланыла.

Авылларны электрлаштыру

1950 еллар башына кадәр колхозлар һәм авылларны электрлаштыру нигездә җирле ресурсларны файдалану хисабына гамәлгә ашырыла: 1952 елда Ык елгасында Яңа Мәлкән ГЭСы, аннан соңгы елларда — Зөя елгасында Дәвеш һәм Кыят ГЭСлары (һәркайсы 270 шәр кВт) һ.б. сафка баса.

1960 елда җирле 1840 электр станциясе эшләп килә. Әмма елгаларның аз сулылыгы һәм еш кына плотиналарны һ.б. корылмаларны агызып алып китүче көчле ташулар аркасында күп кенә колхоз ГЭСлары электр белән тотрыклы тәэмин итүне оештыра алмыйлар. Урыннардагы вак җылылык электр энергиясе җайланмалары авылда яшәүчеләрнең минималь ихтыяҗларын тәэмин итә. 1951–1955 елларда 123 колхоз электрлаштырыла (план буенча — 177); авылныкы булмаган электр станцияләренә 850 колхоз (план буенча — 1910) тоташтырыла. 1953 елның августында КПСС ҮК һәм СССР МСның «Колхозларны электрлаштыру буенча эшләрне дәүләт энергосистемаларына, сәнәгать һәм коммуналь электр станцияләренә кушу юлы белән башкару турында» карары кабул ителгәннән соң, кабат оештырылган «Татсельэлектро» идарәсенә Татарстан районнарын электрлаштыру буенча киң колачлы эшләр йөкләнә.

1956 елда Биектау районы Чыпчык авылында 35 кВт көчәнешле 1 нче линия һәм авыл хуҗалыгы карамагындагы подстанция кулланышка кертелә. 1957 елда Идел ГЭСы төзелеп бетү һәм 1963 елда Зәй ГРЭСының 1 нче энергоблогы җибәрелү белән (1972 елда 2400 мВт) авыл торак пунктларын электрлаштыру җәелдерелә. Бер үк вакытта экономияле булмаган кечкенә авыл һәм шәһәр электр станцияләрен бетерү һәм индивидуаль кулланучыларны үзәкләшкән электр энергиясе белән тәэмин итүгә күчерү бара. Кама аръягы энергетика узелын СССРның Бердәм энергетика системасына тоташтырганнан соң, шәһәр һәм авыл торак пунктларын, республиканың сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен электрлаштыру үсешендә сыйфат ягыннан сикереш күзәтелә (1958). Казан энергетика төйнәлешен Кама аръягы белән тоташтырган электр тапшыру линиясе (ЭТЛ)-220 (1963), Зәй–Киндерле — ЭТЛ-500 (1967), Казан–Чабаксар–Горький–Кострома–Мәскәү — ЭТЛ-500 (1978) һ.б. файдалануга кертелә. 1971 елның 1 гыйнварына 588 колхоз, 204 совхоз, 3350 торак пункт (3456 дан) 375700 авыл йорты (377300 дән) электрлаштырыла.

1970 еллар башында Татарстанда электрлаштыру нигездә төгәлләнә.

Чыганаклар                                                      

История энергетики Татарстана (1920–2000 гг.): Док. и материалы. К., 2001.

Әдәбият                

Развитие энергетики Татарской АССР. К., 1961; 

Мы и время: Очерки из истории энергетической системы Татарстана. Чебоксары, 2002; 

Минниханов Р.Н. Энергетика Татарстана: динамичное развитие, новые достижения // Энергополис. 2008. № 1.