Бу эш буенча, Мәскәүдәге уң троцкийчыларының террорчыл үзәге җитәкчелегендә Казан уң троцкийчылары блогы белән берлектә СССРда совет хөкүмәтен юк итү һәм капитализмны кире кайтару максатыннан җинаятьчел оешма төзүдә гаепләнеп, 4 кеше хөкемгә тартыла.

Мәхкәмә утырышы 1940 елның 2 июлендә Мәскәүдә була. М.Ю.Борындыков, М.Г.Бөдәйли, М.Тюменев 8 елга, И.Х.Бобров 5 елга хезмәт белән төзәтү лагерена җибәрелүгә хөкем ителә.

ТАССР Югары мәхкәмәсе президиумы, җинаять составы булмау сәбәпле, 1955 елның 27 октябрендә әлеге карарны юкка чыгара, хөкем ителүчеләр аклана.

Автор – Р.В.Шәйдуллин