«Контрреволюцион эшчәнлектә» һәм «контрреволюцион уң бухаринчылык»та, Совет хакимиятенә һәм Коммунистлар партиясенә каршы эш алып баруда гаепләнгән 21 «халык дошманы» кулга алына.

Буа шәһәрендә 1937 елның 21 октябреннән 4 ноябренә кадәр барган мәхкәмә утырышында А.С.Галимов, И.С.Гарин, К.Т.Гафуров, М.Х.Җәлилов, А.П.Дружинин, Ф.И.Качалин, М.Н.Попов, А.С.Сәгыйдуллин, Б.С.Садретдинов, С.Ш.Сәмирханов, А.З.Харисов, З.З.Шәрәфетдинов, С.А.Ширяев – атылуга, Я.Ш.Яушев 15 елга төрмәгә ябылуга хөкем ителәләр.

РСФСР Югары суды Президиумы 1956 елның 2 апрель утырышында 1937 елгы мәхкәмә карарын юкка чыгара һәм гаепләнүчеләрне аклый.

Автор – Р.В.Шәйдуллин