Эчтәлек

Крәстияннәр, бөтенләй икмәксез һәм мал-туарсыз калабыз, дип шикләнәләр. 25–26 октябрьдә Казан өязе Олы Мәңгәр волосте крәстияннәре халыктан азык-төлек җыеп йөрүче отрядны коралсызландыралар, азык-төлек туплау пунктларын талыйлар. 10 ноябрьдә аларга Арча төбәгендәге 20 волость крәстияннәре кушыла, алар Арчаны үз кулларына алалар. 12 ноябрьдә Коркачык авылы крәстияннәре дә баш күтәрә. Аларны ЧК гаскәрләре куып тарата, 1 кеше үтерелә.

Балтач волосте крәстияннәре волость комиссарын һәм аның гаилә әгъзаларын үтерәләр. Бер туп һәм 300 гаскәридән торган отряд 14 ноябрьдә Балтачны камап ала. Бу бәрелеш вакытында баш күтәрүчеләрдән 31 кеше үтерелә, 11 кеше яралана; волость комиссарын юк итүдә гаепләнүче берничә кеше кулга алына һәм атып үтерелә.

Балтачның хәлле кешеләренә 100 мең сум акчалата, 2000 пот солы һәм 2500 пот арыш исәбеннән җәза салымы (контрибуция) түләтү карары чыгарыла. Балтач волостена билгеләнгән җәза салымы акчалата 300 мең сум, 10000 пот солы һәм 15000 пот арыш күләмендә була.

Кузгалыш 1918 елның 15 ноябренә тәмам бастырыла.

Әдәбият

Казанская губернская Чрезвычайная комиссия (1917–1922): сборник документов и материалов. Казань, 1989.

Автор – А.Л.Литвин