Эчтәлек

1919 елның сентябреннән 1920 елның декабренә кадәр штаб Казанда эшли.

Командиры — Б.И.Гольдберг. Республиканың запас армиясе, Казаннан тыш, Алатырь, Ардатов, Саранск, Сарапул, Сенгилей, Сембер, Тимирязево, Шихраны (Канаш) шәһәрләрендә урнаша. Алардагы хәрби отрядлар запас армия карамагына тапшырыла.

Республиканың запас армиясе хәрби әзерлек узганнан соң мобилизацияләнүчеләр хисабына тулыландырыла.

Командирлар составы Казандагы һәм Идел буеның башка шәһәрләрендәге кыска сроклы курсларда әзерләнә. Кече командирлар составы өйрәнү полкында укытыла. Командирлар курсын тәмамлаучыларга «кызыл командир» дәрәҗәсе бирелә.

Республиканың запас армиясе фронтка 2 укчы һәм 2 атлы дивизия, 26 укчы һәм 4 атлы бригада, 4 укчы һәм 16 атлы полк, 30 эскадрон, 20 артиллерия дивизионы, 17 батарея, 1 авиаотряд, 1 понтон полкы, 200 дән артык марш батальоны, 12 пулемёт командасы һәм башкаларны әзерләп озата.

Башкомандующий С.С.Каменев исәпләвенчә, иң сугышчан фронтлар 40% ка Республиканың запас армиясе тарафыннан тәэмин ителәләр, гомумән алганда, барлык фронтларның 34% составы запас армия хисабына тулыландырыла. Сугышчан резерв әзерләүдән тыш, Республиканың запас армиясе нә Мәскәү–Казан–Екатеринбург линиясендәге тимер юл транспортына хезмәт күрсәтү бурычы: паровозлар һәм вагоннар ремонтлау, җимерелгән станцияләр, күперләр, юлларны торгызу һәм башкалар йөкләтелә. Республиканың запас армиясе частьлары шулай ук 1920 елда «Сәнәкчеләр» фетнәсен бастыруда катнашалар. Армия политбүлеге тарафыннан «Красный боец» (1919–1920 еллар) газетасы нәшер ителә.

1920 елның декабрендә Республиканың запас армиясе идарәсе Идел буе Хәрби округы штабы белән берләштерелә.

Әдәбият

Каменев С.С. Записки о гражданской войне и военном строительстве. Москва, 1963;

Евдокимов В.Е. Создание Запасной армии Республики в Среднем Поволжье // Вопросы истории и историографии чувашского народа. Чебоксары, 1973;

Дмитриев П.Н. Создание стратегических резервов Красной Армии в годы гражданской войны // Воен.-ист. журн. 1974. № 6;

Гражданская война и военная интервенция в СССР: Энцикл. Москва, 1987.

Автор – И.Г.Гыйззәтуллин