- РУС
- ТАТ
татар халкы вәкилләре корылтайлары
Татар милләтен берләштерү һәм аның яшәешен яңарту максатында оештырылалар.
Беренче корылтай 1992 елның 19–21 июнендә Казанда уза, 1000 нән артык делегат, шул исәптән Австралия, Германия, Төркия, Финляндиядән килгән татарлар катнаша. 15 секция эшли. Милли мөстәкыйльлеккә омтылу; татар теленең, мәдәниятенең һәм мәгарифенең яңарышына ирешү; татарларның этник бөтенлеген саклау; Татарстанның читтә яшәүче татарлар белән сәяси, икътисади рухи элемтәләрен киңәйтү һәм үстерү һ.б. мәсьәләләр тикшерелә. Резолюциядә милли яңарыш байрагы астында бөтен дөньяга таралган татарларның бердәмлеген саклау зарурлыгы ассызыклана, ТРның дәүләт суверенлыгын ныгыту өчен законлы омтылышына теләктәшлек белдерелә. Бөтендөнья халыкларына һәм дәүләтләренә, Берләшкән Милләтләр Оешмасына ТРның дәүләт суверенлыгын тану турында мөрәҗәгать кабул ителә. Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты сайлана (рәисе И.Р.Таһиров).
Икенче корылтай 1997 нең 27–30 августында Казанда уза, 700 дән артык делегат, шул исәптән Австралия, АКШ, Канада, Румыния, Төркия, Финляндиядән килгән татарлар катнаша. 5 секция эшли, 3 «түгәрәк өстәл» оештырыла. Милли мәдәният, мәгариф һәм фән үсеше, татар диаспоралары тормышы, латин графикасына күчү мәсьәләләре һ.б. тикшерелә. Резолюциядә Россия белән цивилизацияле килешүләр нигезендә татар халкының дәүләтчелеген торгызу процессын дәвам иттерү, ТРның икътисади, фәнни-техник һәм рухи потенциалын, халыкара абруен үстерү һәм ныгыту, Татарстаннан читтә яшәүче татарларга ярдәм итү, Казанда Татар дәүләт милли университетын ачу, татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү, латин графикасына күчү, Берләшкән Милләтләр Оешмасына Бөтендөнья Татар конгрессын дәүләти булмаган халыкара оешма рәвешендә теркәүне үтенеп һәм ТР Дәүләт Советына Бөтендөнья Татар конгрессы корылтайларының Башкарма комитетын ТР парламентында фикер алышу хокукы белән катнаштыруны сорап мөрәҗәгать итү, «Татар дөньясы» газетасын оештыру (2002 елның июленнән чыга) зарурияты ассызыклана. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Социаль-икътисади берлегендә Бөтендөнья Татар конгрессына консультатив статус бирелүен, Россия Халыклары ассамблеясын канунлаштыруны, латин алфавитына күчү һәм гражданлык турында канун булдыруны үтенеп Берләшкән Милләтләр Оешмасына, РФ президенты Б.Н.Ельцинга, ТР президенты М.Ш.Шәймиевкә мөрәҗәгатьләр кабул ителә, Бөтендөнья Татар конгрессы корылтайларының яңа Башкарма комитеты сайлана.
Өченче корылтай 2002 елның 28–30 августында Казанда уза, 562 делегат, шул исәптән АКШ, Германия, Төркия, Финляндия, Чехия, Швеция, Әзәрбайҗан, Балтыйк буе респ-калары, Белоруссия, Казакъстан, Украина, Үзбәкстаннан килгән татарлар катнаша. 3 секция эшли: 1) татар халкының фәне, мәгарифе, мәдәнияте; 2) хәзерге мәдәният һәм татар яшьләре; 3) Татарстанның эшлекле партнерлары. Корылтайның лозунгы: «Без бердәм, бүленмәс милләт». Тикшерелгән төп мәсьәләләр: ТРның статусы һәм Россиядә федерализм үсешенең киләчәге; татар белән башкорт халыклары арасындагы мөнәсәбәтләр; халык санын исәпкә алу; милли-мәдәни мохтариятлар яшәеше. Резолюциядә татар милләтенең алга барышын, үсешен билгеләгән гомумфедераль программа булдыру, «Яңа гасыр» телевидение каналында яшьләр өчен махсус тапшырулар оештыру һәм татар яшьләренең «Интернет-портал»ын булдыру зарурияты ассызыклана. Шушы мәсьәләләр буенча татар халкына һәм РФ президенты В.В.Путинга мөрәҗәгатьләр кабул ителә. Бөтендөнья Татар конгрессы корылтайларының Башкарма комитеты һәм яңа рәисе – Р.З.Закиров сайлана.
Дүртенче корылтай. 2007 елның 13–15 декабрендә Казанда үтә. 765 делегат катнаша, аларның 175е – Татарстаннан, 414е – Россия төбәкләреннән, 174е – 32 чит илләрдән (шул исәптән Төркия, Финляндия, Литва, Польша, Румыния, Кытай, Германия, АКШ һ.б.). РФ президенты В.В.Путин корылтай делегатларына котлау җибәрә; анда, корылтай Россиядә милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга ярдәм итәр, киң мәдәни диалог, ватандашлар белән элемтәләрне ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр ачар, дип билгеләп үтелә. Корылтайда чыгыш ясап, ТР президенты М.Ш.Шәймиев, Бөтендөнья татар конгрессы – халкыбыз тарихында иң абруйлы иҗтимагый-сәяси милли оешмаларның берсе, ди. 3 секция эшли: 1) татар халкының үзенчәлеген һәм рухи мирасын саклауда фәннең, мәгариф һәм мәдәниятнең роле; 2) татар иганәчелеге традицияләре һәм милли яңарышта беренче бизнес-бергәлекнең роле; 3) бүгенге дөньяда татар яшьләре. «Түгәрәк өстәлләр» янында Татарстанның Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләр белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлеге мәсьәләләре тикшерелә. Корылтайда кайбер кичектергесез, барыннан да элек милли мәгариф һәм яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләү өлкәсенә кагылышлы бурычлар билгеләнә; резолюция кабул ителә. Бу документта, РФнең күп төбәкләренә, якын һәм ерак чит илләргә таралган татар халкының мәдәниятен, телен, үзенчәлекләрен саклауда Татарстан төп рольне уйный, гамәлдәге законнар нигезендә бу юнәлештә ул билгеле бер чаралар күрә, РФнең төбәк һәм федератив хакимиятләре органнары белән эшлекле хезмәттәшлекнең уңайлы мөнәсәбәтләрен булдыра, диелә. Корылтай халыкның этномәдәни тәңгәллеген, туган телне, милли мәгарифне, мәдәниятне саклауны, шулай ук яшь буынны ата-бабаларыбызның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итү рухында тәрбияләүне бөтендөнья татар бергәлегенең төп бурычлары итеп саный. Резолюциядә РФдә гражданлык җәмгыятенең демократик институтларын һәм чын федератив мөнәсәбәтләрне саклау һәм үстерү; РФ составында хокукый демократик дәүләти берәмлек буларак, ТРның РФ белән 2007 елгы Шартнамәсендә, РФ һәм ТР конституцияләрендә ныгытылган статусын саклау һәм күтәрү; татар милләтенең милли-мәдәни тәрәкъкыятендә ТРның әйдәп баручы ролен һәм җаваплылыгын ныгыту; татар халкын этномәдәни үстерүнең перспективалы максатчан программасын эшләү; РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар милли-мәдәни үзәкләрен булдыру һәм үстерү; Казанда тиешле инфраструктуралы гомуммилли Ватандашлар йортын булдыру; татар яшьләре арасында аеруча туган телне үзләштерү, ана телен куллану өлкәсен киңәйтү, заманча шәһәр яшьләре милли субкультурасын формалаштыру эшен көчәйтү; татар телен читтән торып өйрәтү системасын; гомуммилли мәгълүмати-мәдәни киңлек булдыру максатларында татар телендә спутниклы һәм кабельле телерадиотапшыруларны, шулай ук Интернетта татар телле сегментны үстерү һ.б.ны корылтай зарури бурыч дип күрсәтә.
Делегатлар шулай ук татар һәм башкорт халыкларына, РФ президенты В.В.Путинга мөрәҗәгатьләр кабул итә. Аларның беренчесендә татар һәм башкорт халыклары арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре куела. Президентка мөрәҗәгатьтә «Мәдәният» дәүләт телетапшырулар каналында Россия халыклары тормышын яктырта торган даими мәдәни тапшырулар булдыру хакында Бөтендөнья татар конгрессының Өченче корылтаеннан соң президент фәрманының үтәлмәвенә; РФ Дәүләт Думасы тарафыннан «Мәгариф турында»гы Федераль кануннан мәктәпләрдә туган телне һәм Россия халыкларының тарихын өйрәнергә мөмкинлек биргән региональ компонентның төшереп калдырылуына (2007 елның 14 ноябре законы, №309-ФЗ) ризасызлык белдерелә. Күп кенә төбәкләрдә милли мәктәпләргә мәгариф структуралары тарафыннан җитәрлек игътибар булмавы күрсәтелә. Корылтай, халыклар арасындагы үзара татулыкны саклап калу, ныгыту өчен Россия этносларын, аларның телен һәм мәдәниятен үстерергә, милли мәктәпләргә уңай шартлар тудырырга кирәк, дип саный. Делегатлар РФнең аерым төбәкләрендә ксенофобия һәм милли җирлектә түзә алмаучылык очракларының ешаюына борчылу, андый тискәре күренешләрне бетерү өчен дәүләт органнары үтемле чаралар күрерләр, дигән ышаныч белдерәләр.
Бөтендөнья татар конгрессы: стенографик хисап (беренче чакырылыш. Татар һәм рус телләрендә). Казан, 1992.
Милләтне берләштерү юлында: материаллар җыентыгы. Казан, 2007.
Из дневника Исполнительного комитета Всемирного конгресса татар. Казань, 1997.
Устав международной общественной организации «Всемирный конгресс татар». Казань, 1997.
Всемирный конгресс татар (второй созыв). 28–29 августа 1997 год. Казань, 1998.
Автор – И.Р.Таһиров
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.