Үзәктә һәм урыннарда бу программаны гамәлгә ашыруга киң халык массаларын җәлеп итү өчен, төп халыкларның телен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен һәм психологиясен белгән кадрлар кирәклегеннән чыгып эш йөртәләр.

Татар телен эш кәгазьләре өлкәсенә кертү буенча кампания Гражданнар сугышы тәмамлангач ук башлана. Беренче тапкыр бу мәсьәлә 1921 елның 14 февралендә ТАССР Үзәк Башкарма комитеты Президиумы утырышында карала, анда республиканың барлык партия һәм дәүләт органнарында эш кәгазьләрен алып баруга татар телен мәҗбүри кертү турында карар кабул итәләр. 1921 елның 25 июнендә татар телен республиканың совет учреждениеләрендә эш кәгазьләрен алып баруга кертү турында Декрет кабул ителә, ул ҮБК Президиумы рәисе Б.Х.Мансуров һәм ТАССР ХКС рәисе С.С.Сәетгалиев тарафыннан имзалана. Бу эшне оештыру өчен ТАССР ҮБК каршында махсус Татар телен гамәлгә кертү комиссиясе төзелә, аңа «барлык татар мәдәни көчләрен» үстерү һәм файдалану, шулай ук ТАССР Мәгариф халык комиссариаты белән берлектә «татар мәдәният хезмәткәрләренең татар телен һәм хезмәт ияләренең милли көнкүрешен белгән яңа кадрларын» әзерләүне тәэмин итү йөкләнә. ТАССР ҮБКның 1922 ел 13 май карары нигезендә шулай ук кантоннарда да шундый комиссияләр оештырыла.

Татарлардан җитәкче хезмәткәрләр әзерләү өчен, 1921 елның гыйнварында РКП(б) өлкә комитеты каршында өч айлык партия мәктәбе, февральдә татар, мари һәм чуаш секцияләре булган Шәрекъ халыкларының Югары партия өлкә мәктәбе ачыла. 1922 елда Казанда Татар коммунистлар университеты оештырыла (1932 елда Татар югары коммунистлар авыл хуҗалыгы мәктәбе итеп үзгәртелә).

1921–1922 еллардагы ачлык төпләндерү буенча эшләрне җәелдерүгә комачаулый, ләкин 1922 елның ахырыннан ук алар зур колач ала башлыйлар. 1923 елның августында РКП(б) ҮКның оештыру бюросы РКП(б) Татарстан өлкә комитеты секретареның Татарстанда партиянең милли сәясәтен гамәлгә ашыруның барышы турындагы хисабын тыңлый һәм җирле халыкны җитәкче совет органнарына җәлеп итү, «соңгыларын татар телен дәүләтләштерү юлы белән татар халкына якынайту эше канәгатьләнерлек» дип таный. Бу эшнең уңай нәтиҗәләре конкрет фактларда күренә (к. табл.).

Җирле советларның башкарма комитетлары хезмәткәрләре арасында татарлар, %

 

1922

1923

1924

1925

Волость башкарма комитетларында

40,4

46,3

51,4

52,0

Кантон башкарма комитетларында

34,4

41,4

51,7

52,0

 

Республика учреждениеләрендә дә татарларның саны арта: 1921 елда алар өлешенә 7,8% туры килсә, 1925 елда бу күрсәткеч 15,5% тәшкил итә. ТАССР ҮБКның һәм ХКСның 1923–1924 еллардагы эшчәнлеге турындагы хисапта 1924 елда татар авыл советларының инде 80% ы эш кәгазьләрен туган телдә алып баруы, татарлар сан ягыннан өстенлек иткән волостьларның күпчелегендә дә эш кәгазьләренең татар теленә күчүе билгеләп үтелә.

1924 елның ноябрендә ТАССР Мәгариф халык комисcариатының Академүзәге барлык совет учреждениеләрендә, мәктәпләрдә һәм татар матбугатында реформалаштырылган гарәп язуы — «Яңа имля» кулланылырга тиешлеге турында карар бастырып чыгара. Шул елларда ТАССР да, илнең төрки телле республикалары арасында беренче тапкыр яңа орфографиягә нигезләнгән язу машиналары җитештерү җайга салына, ә 1929 елдан, латин язуына күчү сәбәпле, «Яңалиф» язу машиналары чыгарыла башлый.

Милли кадрлар әзерләү өчен, эшче факультетлар, совет һәм партия мәктәпләре файдаланыла, эшче һәм крәстиян яшьләр республикадагы һәм илебезнең башка өлкәләрендәге югары уку йортларына җибәрелә. 1924/25 уку елында республика югары уку йортларын 680 кеше тәмамлый, шулар арасында нибары 8 татар була; 1925/26 уку елында — шул ук нисбәттә 886 һәм 37, 1926/27 уку елында — 548 һәм 35 кеше. Махсус урта уку йортларын тәмамлаучылар арасында татар яшьләре күбрәк була: 1924/25 уку елында аларны барлыгы 403 кеше тәмамлый, шуларның 127 се татар була; 1925/26 уку елында — шул ук нисбәттә 525 һәм 119, ә 1926/27 уку елында — 453 һәм 113 кеше. ТАССР Мәгариф халык комиссариаты мәгълүматлары буенча, 1927 елда татарларны һәм республикадагы башка милләт вәкилләрен укыту өчен, Мәскәү, Ленинград, Түбән Новгород, Томск, Свердловск, Самара, Саратов югары уку йортларында индустриаль-техник белгечлекләр буенча 17 урын (аларда 13 татар һәм 3 башка милләт вәкилләре укый), авыл хуҗалыгы белгечлекләре буенча 30 урын (шул ук нисбәттә 7 һәм 7), педагогик белгечлекләр буенча 25 урын (5 һәм 8), медицина белгечлекләре буенча 30 урын (2 һәм 9) билгеләнә.

1928 елның октябрендә ТАССР ҮБК Президиумы Казан университетында совет төзелеше һәм хокукы факультетын, 1931 елның маенда республикалар, крайлар, өлкәләр, районнар һәм шәһәрләр советлары җитәкче хезмәткәрләрен һәм инструкторларын әзерләү өчен аның җирлегендә Совет төзелеше институтын (1936 ның июнендә ябыла) ачу турында карар кабул итә. Шул ук елда Казан совет хокукы институты (1936–1952 елларда Казан юридик институты) оештырыла.

Төпләндерү сәясәтен гамәлгә ашыру татар булмаган халыкның бер өлеше тарафыннан сагаеп кабул ителә, ул төрле милләт вәкилләренә тигез карамау һәм рус кадрларын кысрыклап чыгару, татарларга чиктән тыш өстенлекләр бирү буларак аңлана. Асылда исә, квалификацияле татар кадрлары җитенкерәмәү сәбәпле, 1920 елларда да, 1930 елларда да республикада партия һәм совет органнары аппаратларында тирән төпләндерү уздырылмый. 1930 елларның 2 нче яртысыннан Сталин респрессияләре башлану белән, төпләндерү эше тагын да катлаулана, чөнки алар иң элек нәкъ менә татар милли интеллегенциясенә кагыла (к. «Солтангалиевчелек», «Атласов» эше, «Троцкийчы милләтчеләрең контрреволюцион-террорчылык оешмасы» эше). Бөек Ватан сугышы елларында республика халкы гаять зур югалтулар кичерә, нәтиҗәдә, ТАССРда 1948 елда эшләгән югары белемле 12403 белгечнең нибары 2141е (17%), югары урта белемле 31870 белгечнең 9935 е (31%) татар була; башлыча авылларда татар халкы массалары белән эшләгән агрономнар арасында татарлар 38,3% тәшкил итә. Шулай да җитәкче кадрларга карата төпләндерү уздырылу беркадәр уңышка ирешә: 1949 ел башына татарлар колхоз рәисләре арасында — 51,4%, авыл советлары рәисләре арасында — 55,4%, район башкарма комитетлары рәисләре арасында 46 кеше (57%) була.

КПССның шәһәр һәм район комитетлары секретарьлары составында 125 татар (52%), 97 рус (40,4%), 17 башка милләт вәкилләре (7,6%), партиянең өлкә комитеты аппаратында шул ук нисбәттә 61 (43,6%), 64 (45,6%) һәм 15 кеше (10,7%) исәпләнә.

Чыганаклар

Культурное строительство в Татарии. 1917–1941: Сб. док. и материалов. К., 1971; Осуществление политики коренизации в Татарстане в документах. 1920–1930-е гг. К., 2009.

Әдәбият

История Татарской АССР. К., 1956. Т. 2; 

Очерки истории партийной организации Татарии. К., 1962; 

Климов И.М., Сафин В.Г. Татарская партийная организация в востановительный период (1921–1925 гг.). К., 1962; 

Алёкминская Г.М. Трудности коренизации на промышленных предприятиях ТАССР в годы предвоенных пятилеток (1928–1941 гг.). К., 1966; 

Каримов А.И. Съезды Советов Татарии. 1920–1937. К., 1967; Культурная революция в Татарии (1917–1939 гг.) К., 1986; 

Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век). К., 1999; 

Тагиров И.Р. История национальной государственности татарского народа и Татарстана. К., 2000.

Автор – Г.С.Сабирҗанов