1944 елның 19 февралендә Кайбыч районының бер өлешеннән оештырыла. Үзәге — Олы Подберезье авылы.

1948 елда Подберезье районының мәйданы 524 км2 була, анда 16 авыл советы, 37 торак пункт исәпләнә.

1956 елның 14 маенда район, территориясе Кайбыч районына бирелү сәбәпле, таркатыла.