Эчтәлек

Лаеш өязенең 18 волосте җирлегендә оештырыла.

Үзәге — Лаеш шәһәре.

Мәйданы 4585 км2.

Халкы 166065 кеше, шул исәптән руслар 54%, татарлар 46% (1926). Шәһәрдә яшәүчеләр саны — 3783 кеше. Халыкның гомуми тыгызлыгы 1 км2 га 36,2 кеше, авыл җирендә 35,4 кеше.

317 торак пункт. 9 волость: Олы Солтан, Күгәрчен, Нармонка, Яңа Арыш, Пановка, Балык Бистәсе, Саралан, Теләче, Чырпы волостьлары. Металл эшкәртү һәм азык-төлек җитештерү сәнәгате предприятиеләре. Лаеш кантонында вак һөнәрчелектә 2,7 мең чамасы кеше эшли (1926). 35257 крәстиян хуҗалыгы, 21 авыл хуҗалыгы кооперативы исәпләнә (1925). 1925 елга сөрүлек җирләре мәйданы 237404 дис. тәшкил итә. Чәчүлекләр (дис.): арыш — 66124, солы — 18851, карабодай — 12976, тары — 9025, бодай — 3351, борай — 1228, бәрәңге — 7196. 250412 баш терлек, шул исәптән мөгезле эре терлек — 51605, атлар — 30292, сарыклар — 117493, дуңгызлар 35854 баш була.

1927 елда бетерелгән Лаеш кантоны урынына Лаеш районы һәм Балык Бистәсе районы оештырыла.

Әдәбият

Статистический справочник по промышленности ТССР. К., 1924;

Статистический справочник по сельскому хозяйству. К., 1925;

Всесоюзная перепись населения 1926 года. М., 1928–29. Т. 3, 9;

Статистический ежегодник по Татарской Социалистической Советской Республике. К., 1928.

Автор — И.Р.Вәлиуллин