Эчтәлек

Үзәге – Алабуга шәһәре.

Башта, 1708 елда Россия дәүләт территорияләрен губерналарга бүлгәндә, Алабуга Азов губернасы составына, аннан соң үз территориясе белән Пенза шәһәренә теркәлә һәм Казан губернасына кертелә. 1719 елда Себер губернасының Вятка провинциясенә кушыла, 1727 елда Казан губернасы составына керә.

1780 елда Алабуга өязе Вятка наместниклыгына күчерелә. 1797 елда Вятка губернасында, аның көньяк-көнчыгыш өлешен били. Төньяктан һәм төньяк-көнбагыштан – Малмыж, төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан – Сарапул, көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан – Минзәлә, көньяк-көнбатыштан Мамадыш өязләре белән чикләнә. Өязтерр-ясеннән Чулман, Нократ елгалары һәм аларның кушылдыклары Туйма, Танай, Әнҗәрә, Үмәк һәм башкалар ага. Мәйданы 7,4 мең км².

1905 елга кадәр Алабуга өязе – 3, 1906 елдан 4 станга бүленә. 1897 елга кадәр өязгә – 20, аннары 19 волость керә. 1890 еллар башыннан Макан-Пельга волосте – Васильевка, Әсән волосте Алнаш волосте итеп үзгәртелә. 1895–1897 елларда Бимә һәм Тирсә волостьлары бетерелә, Барҗы-Ятчә волосте оештырыла. 1910 елда – Новогор, Биләр, Поршур, 1913–1914 елларда Сарсак-Умга волостьлары барлыкка килә. 1916 елда өяз 23 волостьтан тора.

Беренче станга (үзәге – Алабуга) – Трёхсвятский, Качык, Лекарево, Козыльск, Чиркәс, Иске Ятчә волостьлары; икенче станга (үзәге – Можга авылы) – Новогор, Грахово, Бемышево, Васильевка, Можга, Поршур, Биләр; өченче станга (үзәге – Сарсак Умга авылы) – Александровка, Мөшек, Алнаш, Ильинский, Сарсак-Умга, Олы Кибьян; дүртенче станга (үзәге – Пьяный Бор авылы) Барҗы-Ятчә, Күрәк, Пьяный Бор, Салагыш волостьлары керә.

Халкы 241 мең кеше, шул исәптән руслар – 53,3%, удмуртлар – 22,2%, татарлар – 16,2% (1897 ел). Башлыча иген иккәннәр (арыш, солы, арпа, борай, бодай, тары), шулай ук терлекчелек (аеруча ат асрау), балык үрчетү, бакчачылык һәм төрле һөнәрчелек (мөгездән әйберләр, мичкә, арба ясау, тимерчелек, киез итек басу, буяу, сумала кайнату һ.б.) белән шөгыльләнгәннәр.

Халыкның бер өлеше завод һәм фабрикаларда эшләгән. Алабуга өязендә пыяла, шәраб-тәмәке, балавыз, шырпы җитештерү, сабын, сыра-бал кайнату, чаң, чуен кою заводлары һәм башкалар (шул исәптән Кокшан, Бондюг химия, Бемыш бакыр эретү-кою заводлары) була. XIX йөздә Алабуга ашлык сәүдәсе үзәкләренең берсенә әверелә. XIX йөз ахырында Алабуга өязендә земство карамагындагы – 46 (аларның 3 се Алабугада), министрлык карамагындагы 5 мәктәп, 14 чиркәү-приход училищесы, укырга-язарга өйрәтүче – 10, рус булмаганнар өчен 11 миссионерлык мәктәбе һәм раскольникларга каршы юнәлештәге 11 мәктәп эшли (татар авылларында мәктәп-мәдрәсәләр рәсми рәвештә теркәлмәгән). 1920 елда Алабуга өязе волостьларының бер өлеше – Вотяк автономияле өлкәсенә, икенче өлеше ТАССР составына керә.

Әдәбият

Столетие Вятского наместничества. Вятка, 1880; 

Кустарная промышленность Вятской губернии: Стат. очерк. Вятка, 1882; 

Романов Н.Н. Краткий очерк уездов Вятской губернии. Вятка, 1889; 

Материалы по статистике Вятской губернии. Елабужский уезд. Вятка, 1890. Т. 6; 

Первая всеобщая перепись населения Российской империи 1897 г. Вятская губерния. СПб., 1904. Т.10; 

Статистический ежегодник Вятской губернии за 1922 г. Вятка, 1924; 

Здравствуй, Елабуга. Казань, 1980.

Автор – Д.А.Мостафина