Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
ТАССРдагы район
1930 елның 10 августында оештырыла. Үзәге – шәһәр тибындагы Бондюг поселогы.
1921 елга кадәр территориясе Вятка губернасына, 1921 елдан ТАССРның Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантоннарына керә. 1931 елның 20 гыйнварында таркатыла, биләмәсе Алабуга районына кушыла. 1935 елның 10 февралендә яңадан торгызыла.
1940 елга Бондюг районының мәйданы – 730 кв.км, халкы – 40,3 мең кеше, 25 авыл советы, 58 торак пункт исәпләнә. 1960 елда район 741,8 кв.км мәйдан били, аңа 1 поселок советы, 10 авыл советы, 59 торак пункт керә.
1963 елның 1 февралендә таркатыла, биләмәсе Алабуга районына бирелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.