Беренче тапкыр 1938 елда сайлана. Татарстан АССР Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советының Үзәк башкарма комитетын алыштыра.

Структурасы һәм функцияләре

Бер палаталы, 4 елга, 1978 дән 5 елга яшерен тавыш бирү рәвешендә гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә сайланган башта 143 депутаттан, 1947 елдан – 149, 1951 елдан – 184, 1955 елдан – 187, 1959 елдан – 194, 1963 елдан – 200, 1967 елдан – 207, 1975 елдан – 220, 1980 елдан 250 депутаттан тора.

ТАССР (1937, 1978) һәм ТР (1992) Конституцияләре нигезендә Югары Совет республика Конституциясен, башка законнарны кабул итә һәм аларга үзгәрешләр кертә; милли-дәүләт һәм административ-территориаль төзелеш мәсьәләләре буенча карарлар кабул итә; дәүләт хакимияте һәм идарәсенең җирле органнарын, иҗтимагый оешмалар төзи һәм аларның эшчәнлеге тәртибен билгели; республика чикләрен үзгәртә; республика халык хуҗалыгы үсешенең дәүләт планнарын, республика күләмендәге иң әһәмиятле социаль-икътисади үсеш программаларын, дәүләт бюджетын раслый һәм аларның үтәлешенә контрольлек итә; республиканың дәүләт бүләкләрен булдыра һәм мактаулы исемнәрен билгели.

Югары Совет хөкүмәт (1946 елга кадәр – Халык Комиссарлары Советы, 1946–1991 елларда – Министрлар Советы, 1991 елдан – Министрлар Кабинеты) оештыра, республика Прокурорын билгели, Югары мәхкәмә, район һәм шәһәр халык мәхкәмәләренең халык судьяларын, Югары арбитраж мәхкәмәсен сайлый; республиканың халык депутатларын сайлауларны билгели; Югары Совет Рәисен һәм Рәиснең ике (1951–1980 елларда  – дүрт) урынбасарын, Югары Советның даими һәм вакытлы комиссияләрен, Президиумын, Парламент контроле комитетын сайлый. 1989 елга кадәр ТАССР Югары Советы сессияләре кимендә елга ике тапкыр үткәрелә, аларның һәркайсы берничә көн дәвам итә (1989 елга кадәр). 1989 елның 4 ноябрендә ТАССР Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелү һәм 1992 елда ТР Конституциясе кабул ителү белән, Югары Советка дәүләт хакимиятенең даими эшләүче закон чыгару һәм контроль органы статусы бирелә. ТР Югары Советның төп актлары – законнар, карарлар, декларацияләр.

Җитәкчелеге

Республика Югары Совет Рәисе Югары Совет утырышларын алып бара, сессияләрдә кабул ителгән законнарга һ.б. документларга имза куя, 1990–1991 елларда – ТССРның иң югары вазифаи заты, 1991 елдан Югары Советның Югары Совет һәм аның Президиумы эшчәнлеген оештыручы иң югары вазифаи заты булып тора.

Республиканың Югары Совет Президиумы – аның даими эшләүче органы, сессияләр арасында, Конституция белән каралган чикләрдә, дәүләт хакимиятенең иң югары органы вазифаларын гамәлгә ашыра, 1989 елдан Югары Совет эшләрен оештыра һәм аның карамагындагы башка мәсьәләләрне карый. Указлар чыгара һәм карарлар кабул итә. Президиум Рәисе, аның ике урынбасары, Секретарь һәм 11 әгъзадан (1989 елга кадәр), 1990 елдан – Рәис, Рәис урынбасарлары, секретарь, даими комиссия рәисләре, Парламент контроле комитеты һәм республика Югары Советның башка депутатларыннан тора.

Чакырылышлары

Чакырылышлар: 1 нче (вәкаләтләре озайтылган)  – 1938–1947; 2 нче – 1947–1951; 3 нче – 1951–1955; 4 нче – 1955–1959; 5 нче – 1959–1963; 6 нчы – 1963–1967; 7 нче – 1967–1971; 8 нче – 1971–1975; 9 нчы – 1975–1980; 10 нчы – 1980–1985; 11 нче — 1985–1990; 12 нче – 1990–1995 еллар.

ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисләре: Г.А.Динмөхәммәтов (1938–1951), С.Н.Низамов (1952–1959), К.Ф.Фасиев (1959–1960), С.Г.Батыев (1960–1983), Ә.Б.Баһаветдинов (1983–1986), Ш.Ә.Мостаев (1986–1990).

ТАССР (ТССР, ТР) Югары Советы Рәисләре: С.Ә.Мөхәммәтов (1938–1942), Г.Г.Измайлова (1943–1947), А.Г.Долотказин (1947–1951), Г.Г.Измайлова (1951–1955), М.В.Замова (1955–1959), А.В.Бадыгов (1959–1963), М.И.Абдрахманов (1963–1971), Р.Ш.Нигъмәтуллин (1971–1980), М.З.Зәкиев (1980–1990), М.Ш.Шәймиев (1990–1991), Ф.Х.Мөхәммәтшин (1991–1995).

ТАССРның 1 нче чакырылыш Югары Советы 1938 елның 25 июнендә сайлана (хәрби чор шартларына бәйле рәвештә вәкаләтләр срогы 1947 елга кадәр озайтыла).

1 нче сессиядә (1938 елның 26–29 июле) ТАССР Югары Советы Рәисе һәм Рәиснең ике урынбасары; ТАССР Югары Советы Президиумы; ТАССР Югары Советы даими комиссияләре – мандат, бюджет, закон фаразлары сайлана; хөкүмәт – 19 кешедән торган ТАССР Халык Комиссарлары Советы оештырыла.

2 нче сессиядә (1939 елның 13–17 августы) 1939 елга ТАССРда Дәүләт бюджеты һәм 1938 елда ТАССР Дәүләт бюджеты үтәлеше турында хисап; хезмәт ияләренең район, шәһәр, авыл һәм посёлок советлары депутатларын сайлаулар турында Нигезләмә; ТАССР Югары Советы Президиумы Указы раслана; ТАССР Югары мәхкәмәсе сайлана.

Шуннан соң республиканың барлык чакырылыш ЮС сессияләрендә даими рәвештә алдагы елга Дәүләт бюджеты һәм узган елга Дәүләт бюджеты үтәлеше турында хөкүмәт хисаплары; ТАССР (ТР) Югары Советы Президиумы указлары раслана; 1957 елдан башлап, Татарстан халык хуҗалыгы үсешенең еллык һәм бишьеллык Дәүләт планнары карала. Моннан тыш түбәндәге мәсьәләләр тикшерелә:

– 1 нче чакырылыш Югары Совет сессияләрендә: җирле чимал һәм калдыклардан киң куллану товарлары һәм азык-төлек җитештерү; хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә ярдәм итү (6 нчы сессия, 1943 елның 10–11 июле); гомуми белем бирү мәктәпләрендә 1943/1944 уку елына йомгак һәм яңа уку елына әзерлек; республика колхозларында һәм совхозларында терлекләр өчен азык базасы булдыру һәм атларның баш санын саклау һәм арттыру чаралары (7 нче сессия, 1944 елның 20–23 июле); мәктәп яшендәге балаларны гомуми мәҗбүри укыту турындагы Закон үтәлеше һәм мәктәпләрне яңа 1946/1947 уку елына әзерләү (10 нчы сессия, 1946 елның 17–19 июле) турында;

– ТАССРның 2 нче чакырылыш Югары Совет (1947 елның 9 февралендә сайлана) сессияләрендә: 1946–1950 елларда ТАССР халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерүнең бишьеллык планы (1 нче сессия, 1947 елның 17–19 марты); ТАССРда мәктәп яшендәге балаларны гомуми мәҗбүри укыту турындагы Закон үтәлеше (4 нче сессия, 1949 елның 14–15 ноябре) турында;

– ТАССРның 3 нче чакырылыш Югары Совет (1951 елның 18 февралендә сайлана) сессияләрендә: республикадагы мәдәни-агарту учреждениеләренең торышы һәм аларның эшен яхшырту чаралары (2 нче сессия, 1952 елның 14–15 феврале); ТАССРда халык мәгарифенең торышы һәм аны яхшырту чаралары (4 нче сессия, 1952 елның 9–10 декабре); ТАССР авылларында яшәүче халыкка медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту чаралары (6 нчы сессия, 1953 елның 22 декабре); ТАССР Дәүләт флагы (7 нче сессия, 1954 елның 22–23 июне); ТАССР авыл советларының торышы һәм аларның эшен яхшырту чаралары (8 нче сессия, 1954 елның 21 декабре) турында;

– ТАССРның 4 нче чакырылыш Югары Совет (1955 елның 27 февралендә сайлана) сессияләрендә: республикада юл хуҗалыгының торышы һәм аны яхшырту чаралары (2 нче сессия, 1955 елның 23–24 декабре); республиканың җирле һәм кооперация сәнәгатенең торышы һәм аларның эшен яхшырту чаралары (4 нче сессия, 1956 елның 12 декабре); «Колхозларның алга таба үсеше һәм МТСны үзгәртеп кору турында» ТАССР Югары Совет Законы үтәлешенең торышы (7 нче сессия, 1958 елның 10 декабре) турында;

– ТАССРның 5 нче чакырылыш Югары Совет (1959 елның 1 мартында сайлана) сессияләрендә: мәктәпнең тормыш белән бәйләнешен ныгыту һәм ТАССРда халык мәгарифен алга таба үстерү (2 нче сессия, 1959 елның 19 мае); ТАССР Югары Советы депутатын чакыртып алу (3 нче сессия, 1960 елның 6–7 гыйнары); хезмәт ияләре депутатларының район, шәһәр, авыл һәм посёлок советлары депутатын чакыртып алу (5 нче сессия, 1961 елнең 30–31 гыйнвары); республика мәдәни-агарту учреждениеләренең торышы һәм аларның эшен яхшырту чаралары (6 нчы сессия, 1961 елның 21 ноябре); республикада халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүне яхшырту чаралары; ТАССРның табигатен саклау; ТАССР һәм республика хезмәт ияләре депутатлары җирле советларының бюджет хокуклары (8 нче сессия, 1962 елның 5–6 июле); мәктәпнең тормыш белән бәйләнешен ныгыту турындагы Закон үтәлешенең барышы һәм ТАССРда халык мәгарифе системасын алга таба үстерү (9 нчы сессия, 1962 елның 13–14 ноябре) турында;

– ТАССРның 6 нчы чакырылыш ЮС (1963 елның 3 мартында сайлана) сессияләрендә: республикада юл хуҗалыгының торышы һәм аны яхшырту чаралары (1 нче сессия, 1963 елның 21–22 марты); хезмәт ияләре җирле советлары депутатларының колхоз әгъзаларына пособиеләр һәм пенсияләр, шулай ук социаль тәэминат органнары эшен яхшырту чаралары турында Закон кабул ителү белән бәйле (3 нче сессия, 1964 елның 2 октябре); җирле советларның Бөек Октябрь социалистик революциясенең 50 еллыгына әзерләнү белән бәйле бурычлары; республикада балигъ булмаганнар арасында тәрбия эшләрен яхшырту чаралары (5 нче сессия, 1965 елның 26 октябре); ТАССРда халык контроле органнары (6 нчы сессия, 1966 елның 18–19 гыйнвары) турында;

– ТАССРның 7 нче чакырылыш ЮС (1967 елның 12 мартында сайлана) сессияләрендә: республикада көнкүреш хезмәте күрсәтүнең торышы һәм аны яхшырту чаралары (1 нче сессия, 1967 елның 31 март–1 апреле); ТАССРда мәдәни төзелешне алга таба үстерү чаралары (3 нче сесия, 1968 елның 16–17 мае); республикада азык-төлек сәнәгатенең торышы һәм аны алга таба үстерү чаралары; хезмәт ияләре депутатларының авыл, посёлок советлары (4 нче сессия, 1968 елның 21–22 ноябре); җирдән рациональ файдалану, туфракның уңдырышлылыгын арттыру һәм җир турындагы законнарны үтәү буенча җирле советларның бурычлары (6 нчы сессия, 1969 елның 20–21 ноябре) турында;

– ТАССРның 8 нче чакырылыш Югары Совет (1971 елның 13 июнендә сайлана) сессияләрендә: КПССның 24 нче съезды карарларын үтәү буенча ТАССР советларының бурычлары (1 нче сессия, 1971 елның 7–8 июле); ТАССР хезмәт ияләре депутатларының район советы; ТАССР хезмәт ияләре депутатларының шәһәрдәге район советы (2 нче сессия, 1971 елның 21–22 декабре); массакүләм ихтыяҗга ия товарлар җитештерү буенча республика халык хуҗалыгын үстерү планының үтәлеше (3 нче сессия, 1972 елның 8 июне); республика торак фондының торышы, аннан файдалану, сакланышын тагын да яхшырту чаралары (5 нче сессия, 1973 елның 28–29 июне); республика автомобиль юлларының торышы, юллар төзү һәм аларның кулланылышын яхшырту чаралары (7 нче сессия, 1974 елның 21 мае) турында;

– ТАССРның 9 нчы чакырылыш Югары Совет (1975 елның 15 июнендә сайлана) сессияләрендә: ТАССРда гомуми урта белем бирүгә күчүне төгәлләү чаралары, республикада уңайлы булмаган һава шартлары нәтиҗәләрен кисәтү чаралары (1 нче сессия, 1975 елның 27 июне); КПССның 25 нче съезды карарларын үтәү буенча ТАССР хезмәт ияләре депутатлары советларының бурычлары (3 нче сессия, 1976 елның 17 июне); КПССның 25 нче съезды карарлары яктылыгында ТАССР хезмәт ияләре депутатлары советларының республика халкына иҗтимагый-хезмәт һәм әхлак тәрбиясе бирүне тагын да яхшырту буенча бурычлары (5 нче съезд, 1977 елның 26 мае); СССР Конституциясе проекты һәм ТАССР хезмәт ияләре депутатлары советларының КПСС Үзәк Комитетының май (1977) Пленумы карарларына бәйле бурычлары (6 нчы сессия, 1977 елның 23 июне); КПСС Үзәк Комитетының октябрь (1977) Пленумы нәтиҗәләре, СССР Югары Советының чираттан тыш 7 нче сессиясе һәм респ-ка халык депутатлары советларының «СССР Конституциясе (Төп Законы) проекты һәм аны бөтен халык тикшерүенә кую нәтиҗәләре турында» докладына бәйле рәвештә бурычлары (7 нче сессия, 1977 елның 23 ноябре) турында; ТАССР Конституциясе (Төп Законы) кабул ителә (9 нчы сессия, 1978 елның 30–31 мае); ТАССР Югары Советына сайлаулар; ТАССР Дәүләт гербы; ТАССР Дәүләт флагының график сурәтен раслау турында (11 нче сессия, 1978 елның 22 декабре); халык депутатлары советларының республикада шәһәрләр һәм торак пунктлар төзү һәм төзекләндерү эшен тагын да яхшырту буенча халык депутатлары советы мәсьәләләре турында; ТАССР Югары Советына һәм район, шәһәр, посёлок, авыл советларына чираттагы ТАССР халык депутатлары сайлауларны уздыру (12 нче сессия, 1979 елның 12 июне); ТАССР Министрлар Советы; җирле советларга халык депутатлары сайлау (13 сессия, 1979 елның 23 августы) турында.

– ТАССРның 10 нчы чакырылыш Югары Совет (1980 елның 24 февралендә сайлана) сессияләрендә: ТАССР Югары Советы Регламенты; халык куллануы товарлары җитештерүне арттыру һәм аларның сыйфатын яхшырту чаралары турында (1 нче сессия, 1980 елның 20 марты); КПССның 26 нчы съезды карарларыннан чыгып, ТАССР халык депутатлары советларының бурычлары (3 нче сессия, 1981 елның 2 июне); КПССның 26 нчы съезды карарлары яктылыгында республикада юл төзү эшләрен тагын да яхшырту (5 нче сессия, 1982 елның 10 июне); республикада КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советының «Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүне тагын да үстерү һәм яхшырту турында» 1983 ел 24 март карарын тормышка ашыру буенча чаралар күрү (7 нче сессия, 1983 елның 10 июне); СССРның 11 нче чакырылыш Югары Совет сессиясе, КПСС Үзәк Комитетының апрель (1984) Пленумы карарларыннан чыгып, халык депутатлары советларының бурычлары (9 нчы сессия, 1984 елның 28 июне) турында;

– ТАССРның 11 нче чакырылыш Югары Совет (1985 елның 24 февралендә сайлана) сессияләрендә: Партиянең 26 нчы съезды һәм КПСС Үзәк Комитетының шуннан соңгы Пленумнары карарлары яктылыгында ТАССР шәһәрләрендә һәм авылларында коммуналь хуҗалык объектларын алга таба үстерү һәм аларның тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итү буенча халык депутатлары советлары, министрлыклар һәм ведомстволарның бурычлары турында (1 нче сессия, 1985 елның 22 марты); КПССның 27 нче съезды карарларыннан чыгып, ТАССР халык депутатлары советларының бурычлары (3 нче сессия, 1986 елның 18 апреле); КПССның 27 нче съезды карарлары яктылыганда ТАССР халык депутатлары советларының үз эшчәнлекләренең стилен һәм эш алымнарын камилләштерү, республиканың социаль-икътисади үсешен тагын да арттыру һәм җаваплылыгын көчәйтүне тизләтүдәге роле юнәлешендәге эшләре (6 нчы сессия, 1987 елның 22 мае), ТАССРда халык хуҗалыгы белән идарә итү структурасын камилләштерү (8 нче сессия, 1988 елның 8 апреле); ТАССР Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү; ТАССР халык депутатларын һәм җирле советларга халык депутатлары сайлау; Татарстан атом электростанциясе (11 нче сессия, 1989 елның 3–4 ноябре); ТАССРның үзидарәгә һәм үз-үзен финанслауга күчеш концепциясенең төп нигезләмәләре (12 нче сессия, 1989 елның 8 декабре) турында.

Зур үзгәрешләр чорында

1990 елның март-апрелендә ТРның 12 нче чакырылыш Югары Совет сайлана, аның эшчәнлегендә илнең социаль-сәяси, икътисади һәм мәдәни-идеологик нигезләрен үзгәртеп кору белән бәйле зур үзгәрешләр чагылыш таба.

1 нче сессиядә (1990 елның 11–17 апреле) ТАССР Югары Совет Рәисе һәм Рәиснең ике урынбасары сайлана; ТАССР Югары Советның: мандат, планлаштыру һәм бюджет-финанс; законнар чыгару, законлылык, хокук тәртибе һәм өстенлекләр бирү мәсьәләләре; халык депутатлары советы эшчәнлеге, идарә, үзидарә һәм хәбәрдарлык үсеше; милли мәсьәләләр һәм мәдәният; сәнәгать, халык куллануы товарлары, транспорт, элемтә, сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтү; аграр мәсьәләләр; төзелеш, төзелеш материаллары җитештерү, архитектура, торак-коммуналь төзелеш һәм төзекләндерү; халык мәгарифе, фән һәм тәрбия мәсьәләләре; халыкның сәламәтлеген саклау, шәфкатьлелек, ветераннар, хатын-кызлар, гаиләне ныгыту, аналар һәм балалар мәсьәләләре; экология һәм табигый ресурслардан рациональ файдалану; яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт даими комиссияләре; ТАССР Югары Советы Президиумы; ТАССР Халык контроле комитеты, ТАССР Югары мәхкәмәсе; ТАССР Дәүләт арбитражы; ТАССР район, шәһәр халык мәхкәмәләре халык судьялары сайлана – 28 әгъза составында хөкүмәт – ТАССР Министрлар Советы оештырыла; Татарстан АЭС объектларын төзүне туктату, Түбән Кама ГЭС сусаклагычының биеклеге турында карарлар кабул ителә; ТАССР Югары Советның вакытлы Регламенты раслана.

2 нче сессиядә (1990 елның 27–31 августы) ТССРның дәүләт суверенлыгы турында Декларация; ТССР Югары Советы Регламенты; ТССР Югары Советының даими комиссияләре, ТССР халык депутатының статусы; ТССР Югары Советында кабул ителгән ТССР законнарын һ.б. актларны бастырып чыгару һәм аларны гамәлгә керү тәртибе, ТССРда халык хакимияте нигезләре, ТССР Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында законнар; Татарстан ССР төзелү көне; дәүләт суверенитеты турындагы Декларациядән чыгып, ТССР Министрлар Советының бурычлары; ТССР халык контроле органнарын гамәлдән чыгару турында карарлар кабул ителә; ТССР Югары Советы Президиумына һәм даими комиссияләр составына үзгәрешләр кертелә, ТССР Конституция комиссиясе оештырыла.

3 нче сессиядә (1990 елның 10–14 декабре, 1991 елның 6–8 феврале) ТССР Югары Советы Президиумы составына, ТССР Министрлар Советы структурасына үзгәрешләр кертелә; 1990 елда ТССР Дәүләт икътисади һәм социаль үсеш планы үтәлешенең барышы турында хисап хуплана; 1991 елга ТССР Республика бюджеты һәм 1989 елга ТАССР Дәүләт бюджеты үтәлеше турында хисап раслана; ТССРда конституция күзәтчелеге, җирле советлар халык депутатларының, ТССР халык депутатларының статусы; колхозлар, совхозлар, сәнәгать, транспорт, төзелеш, кооператив һ.б. предприятие һәм хуҗалык оешмалары тарафыннан җирле автомобиль юлларын төзү, реконструкцияләү, ремонтлау һәм тәртиптә тотуга акча күчерү турында; ТССР дәүләт контроле турында; ТССР Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында законнар; базар икътисадына күчү барышында ТССР халык хуҗалыгына дәүләт идарәсен тәэмин итү чаралары, ТССР территориясендә предприятиеләр һәм оешмаларны дәүләттән аеру һәм хосусыйлаштыру актларын гамәлгә яраксыз дип игълан итү, халык хуҗалыгын тотрыкландыру һәм ТССРда базар мөнәсәбәтләренә күчү программасы раслана; ТССР Конституция күзәтчелеге комитеты, ТССР Дәүләт (парламент) контроле комитеты сайлана.

4 нче сессиядә (1991 елның 16–19 апреле, 13–14, 27 мае) ТССР Конституциясенә, 1991 елга ТССРның Республика бюджеты турындагы Законга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелә; ТССР Җир кодексы турында; җир реформасы, крәстиян (фермер) хуҗалыгы, ТССР Президентын сайлау турында законнар; ТССР территориясендә РСФСР Президентын сайлауны үткәрү турында карар кабул ителә; ТССР Конституция күзәтчелеге комитетының җирле советлар депутатлары һәм ТССР халык депутатларының депутатлык кагылгысызлыгы турында бәяләмәсе тыңлана; ТССР Югары мәхкәмәсе әгъзалары сайлана.

5 нче сессиядә (1991 елның 4–6 июле) ТССР Президентын сайлау нәтиҗәләре хуплана; ТССР Президенты тарафыннан ант бирелә; ТССР Президенты вазифасына керешү, ТССР Президентының абруен һәм намусын саклау турында законнар; ТССРдагы иҗтимагый оешма уставларын теркәү тәртибе турында карар кабул ителә; ТССР Конституциясенә өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертелә; ТССР ЮС Рәисе, ТССР вице-президенты, ТССР Премьер-министры, 27 кешедән торган хөкүмәт – ТССР Министрлар Комитеты сайлана.

6 нчы сессиядә (1991 елның 29 августы) Президент, Югары Совет Рәисе, ТССР Премьер-министрының хәзерге вазгыять турындагы мәгълүматы тыңлана; 30 августны – Татарстан ССР төзелгән көнне – бәйрәм көн дип игълан итү турында Закон; ТССР Югары Советының Татарстан халкына Мөрәҗәгате (1991 елның 19–21 августында СССРда дәүләт түнтәрелеше ясарга омтылыш – гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты – ГКЧП – белән бәйле рәвештә) кабул ителә.

7 нче сессиядә (1991 елның 15–25 октябре, 25–29 ноябре) РФ белән милек бүлү буенча сөйләшүләр алып бару комиссиясе мәгълүматы; ТССР Министрлар Кабинеты хисабы тыңлана; ТССРда милек мәсьәләләре, халыкны эш белән тәэмин итү; ТССР референдумы; икътисади реформалар үткәрелү чорында респ-када башкарма-идарә органнары эшчәнлеген тәэмин итү турында законнар; Татарстанның дәүләт бәйсезлеге акты; ТССР территориясендә РСФСРның «РСФСРда гражданнарга медицина иминиятләштерүе турында» Законының гамәлдә булуы турында карарлар кабул ителә; ТССР Дәүләт флагы турында Нигезләмә раслана; ТССР Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелә; Башкортстан Республикасы һәм Татарстан ССР арасында Шартнамә раслана.

8 нче сессиядә (1991 елның 23–26 декабре, 1992 елның 3–7 һәм 19–21 феврале) ТР Президентының хәзерге вазгыять һәм бәяләрне иреккә җибәрү шартларында халыкны социаль яклау буенча чаралар турында ТР Президенты доклады тыңлана; ТССР исемен алыштыру, ТРның бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында; ТР гражданнарының акчалата керемнәрен һәм җыелган акчаларын индексацияләү турында, ТРда бәйрәм көннәре турында; ТР юл фонды, ТРда дәүләти һәм коммуналь милекне үзгәртү (дәүләттән аеру һәм хосусыйлаштыру) турында, ТРда исемле хосусыйлаштыру кертемнәре турында; РФ белән килешү төзелгәнгә кадәр ТРның Республика бюджетын төзү тәртибе турында законнар; 1991 елда ТССРда икътисади һәм социаль үсеш барышы турында; ТРда ТРның дәүләт статусы мәсьәләсе буенча ТРда референдум үткәрү турында карарлар; ТРның БДБ составына керүе турындагы Декларация кабул ителә; ТРның 1992 елның 1 кварталына ТР Республика бюджеты һәм ТССРда 1990 елга һәм 1991 елның 10 аена Республика бюджеты үтәлеше турында хисап; ТР Дәүләт гербы турында Нигезләмә раслана.

9 нчы сессиядә (1992 елның 16 марты) ТРда референдум уздыру мәсьәләсенең асылын аңлату турында карар (1992 елның 21 мартына билгеләнгән) кабул ителә.

10 нчы сессиядә (1992 елның 18–22 мае, 6–10 июле) ТРның дәүләти һәм коммуналь милкен хосусыйлаштыруның 1992 елга һәм алга таба 1995 елга кадәр исәпләнгән дәүләт программасы, ТРның 1991 елга Республика бюджеты үтәлеше турында хисап раслана; ТРның 1992 елга исәпләнгән бюджет системасы турында; ТР халыкларының телләре; ТРда җир салымының вакытлы күләмен билгеләү турында законнар; 1992 елның 21 мартында булып узган референдум нәтиҗәләреннән чыгып, ТР статусы турында ТР дәүләт суверенлыгын тормышка ашыру чаралары турында; 1992 елга ТРда икътисад эшчәнлеге һәм социаль сфера үсеше турындагы фаразларга ачыклык кертү турында; ТР гражданнарын хәрби хезмәткә чакыру тәртибе турында; республика хокук саклау органнарын этаплап ТР карамагына күчерү, 1991 елда валюта тоту; «КамАЗ» акционерлык җәмгыятененең элекке СССР автомобиль һәм авыл хуҗалыгы машиналары төзелеше министрлыгы карамагындагы дәүләт акцияләрен ТР карамагына күчерү, ТР Югары Советның ТР халкын социаль яклау турындагы карарын тормышка ашыруның барышы турында; дәүләт милке чикләрен билгеләү һәм аны хосусыйлаштыру барышында ТРның мөлкәти хокукларын тәэмин итү турында карарлар кабул ителә; ТР Конституциясенә, ТР МК структурасына үзгәрешләр кертелә; ТР һәм Удмурт Республикасы арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы Шартнамә раслана; ТР Югары Советның халык мәгарифе, фән һәм тәрбия мәсьәләләре буенча даими комиссиясе эше турында хисап тыңлана; ТР Югары арбитраж мәхкәмәсе сайлана.

11 нче сессиядә (1992 елның 28 сентябре–2 октябре) ТРның ТР Югары Советы һәм ТР Президенты тарафыннан кабул ителгән законнарын һ.б. актларны бастырып чыгару һәм кулланылышка кертү тәртибе турында Закон; ТРны күпләп юк итү коралларыннан азат зона буларак игълан итү турында карар кабул ителә.

12 нче сессиядә (1992 елның 28 октябре–6 ноябре) ТР Конституциясе (Төп Закон), ТР Конституциясе Көне турында закон кабул ителә.

13 нче сессиядә (1992 елның 30 ноябре) ТР Конституциясен гамәлгә кертү тәртибе турында Закон кабул ителә.

14 нче сессиядә (1992 елның 21–25 декабре, 1993 елның 1–5 марты), 1992–1995 елларга ТРда Дәүләтнең җинаятьчелек белән комплекслы көрәш программасы раслана; ТР Конституция мәхкәмәсе, ТР Югары арбитраж мәхкәмәсе, дәүләтнең яшьләр сәясәте, коллектив шартнамәләр һәм килешүләр, җир асты байлыклары, 1993 елда ТРның бюджет системасы турында законнар; ТРда коммуналь милекнең объектлар составы турында; 1993 елда нефть табу күләме һәм аны экспортка чыгару турында; ТР гражданнарының хәрби бурычы һәм хәрби хезмәте турында; ТР Югары Советы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында; мәҗбүри медицина иминиятләштерүе взносларының иминиятләштерү тарифлары турында карарлар кабул ителә; җир өчен түләү, ТР юл фонды турындагы законнарга; ТРны күпләп юк итү коралларыннан азат зона буларак игълан итү турындагы карарга үзгәрешләр кертелә; тузган торакны бетерү һәм аз керемле гаиләләргә торак төзү өчен процентсыз ссудалар бүлеп бирү мәсьәләсе буенча ТР Югары Советы карарының үтәлеше турында ТР Хөкүмәте хисабы тыңлана; ТР һәм Мари Республикасы арасында дуслык һәм  хезмәттәшлек турында Шартнамә раслана; ТР Министрлар Кабинеты структурасына һәм составына үзгәрешләр кертелә.

15 нче сессиядә (1993 елның 22–24 марты) ТР халкын адреслы социаль яклау Программасы раслана; хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында; акцизлар турында законнар; ТРда хосусыйлаштыруның барышы һәм исемле хосусыйлаштыру кертемнәре системасын гамәлгә кертү турында; хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен исәпкә алып, салымнар һәм башка түләүләрне исәпләп чыгару, җыю тәртибе турында карарлар кабул ителә.

16 нчы сессиядә (1993 елның 17–25 мае) юл хәрәкәте кагыйдәләрен, транспорт чараларын эксплуатацияләү һәм саклау, юл-урам челтәрен һәм хәрәкәт оештыруның техник чараларын тәртиптә тоту кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык, җәмәгать тәртибен һәм идарә итү тәртибен бозган өчен административ җаваплылык, утлы корал, газ коралы, сугыш кирәк-яраклары һәм аэрозольләр белән эш итү, аларны саклау һәм куллану кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык, янгын куркынычсызлыгы турында; дәүләти һәм коммуналь милекне тәшкил иткән һәртөрле мөлкәт, акча һәм кыйммәтле кәгазьләрнең сакланышына кагылышлы тәртип бозулар өчен административ җаваплылык турында; җинаятьчелек белән көрәштә гадәттән тыш чаралар куллану турында законнар; РФнең яңа Конституциясе проектларына мөнәсәбәт турында; «КамАЗ» акционерлык җәмгыятенең двигательләр заводындагы янгын нәтиҗәләрен бетерү чаралары турында; 1993 елның икенче кварталында мәҗбүри медицина иминиятләштерүе взносларының иминиятләштерү тарифлары турында карарлар кабул ителә; ТРда тузган торакны бетерүнең комплекслы программасы раслана.

17 нче сессиядә (1993 елның 12–15 июле) 1992 елда ТРның Республика бюджеты үтәлеше турында хисап; ТР Дәүләт гимнының музыкаль редакциясе раслана; ТРда кулланучылар кооперациясе, ТРда ветеринария эше, ТРда торак фондын хосусыйлаштыру, ТРда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында законнар; ТР территориясендә эш бирүче тарафыннан РФ Югары Советының 1992 ел 24 декабрь карары белән расланган хезмәт вазифаларын башкару белән бәйле рәвештә гариплеккә, һөнәри авыруга дучар булган яки сәламәтлекләренә башкача зыян килгән эшчеләргә килгән зыянны түләтү кагыйдәләрен куллану тәртибе турында; дарулар сатып алу өчен ТР гражданнарын мәҗбүри медицина иминиятләштерүе Фонды акчаларын куллану турында карарлар кабул ителә; җир өчен түләү, ТРда бәйрәм һәм истәлекле көннәр, җинаятьчелек белән көрәштә гадәттән тыш чаралар куллану турындагы законнарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелә; ТР Президентының яңа сәяси шартларда РФ белән ике арада сөйләшүләр алып барылу турындагы хәбәре тыңлана, район, шәһәр мәхкәмәләре судьялары, ТР Югары мәхкәмә судьялары һәм халык утырышчылары сайлана.

18 нче сессиядә (1993 елның 18–20 октябре, 24–26 ноябре, 6 декабре) ТРдагы социаль-сәяси вазгыять турында ТР Президенты доклады тыңлана; яшьләр турында; уку-укыту мәсьәләләре; медицина иминиятләштерүе турында; хезмәт өчен түләүнең минималь күләме, минималь хезмәт хакы, ТРда яшәү минимумы; 1993 елга ТРда бюджет системасын ачыклау турында законнар; РФ Конституциясе проекты турында; ТР гражданнарының хәрби хезмәт үтәве турында карарлар кабул ителә; җинаятьчелек белән көрәштә гадәттән тыш чаралар куллану турындагы Законга; ТР халкын адреслы социаль яклау Программасына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелә.

19 нчы сессиядә (1994 елның 7–9 феврале, 18–21 апреле) ТРдагы сәяси һәм социаль-икътисади вазгыять турында ТР Президенты доклады тыңлана һәм хуплана; 1993 елда ТРның Республика бюджеты үтәлеше турында хисап; территориаль хастаханә кассасы; Республика хастаханә кассасы һәм аның идарә составы турында нигезләмәләр раслана; ТРда минималь хезмәт хакы күләме, дәүләт хезмәте, җир турындагы законнарны бозган өчен адм. җаваплылык; 1994 елның беренче яртыеллыгына ТРның Халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт фонды взносларының иминиятләштерү тарифлары турында; 1994 елга ТРның бюджет системасы турында законнар кабул ителә.

20 нче сессиядә (1994 елның 6–8 июне) ТРда минималь куллану бюджеты турында; ТРдагы социаль-икътисади вазгыять белән бәйле рәвештә, ТР Президентының өстәмә вәкаләтләре турында законнар; ТР икътисадын тотрыклыландыру буенча иң мөһим чаралар турында карар кабул ителә; ТР халкын адреслы социаль яклау Программасына, минималь хезмәт хакы турында, җинаятьчелек белән көрәштә гадәттән тыш чаралар куллану турындагы законнарга; ТР Министрлар Кабинеты составына үзгәрешләр кертелә.

21 нче сессиядә (1994 елның 18–21 июле) ТРның ТР халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт программасы, 1994 елда ТРның Республика бюджеты үтәлешенең барышы турында хисап раслана; ТР дәүләт хакимиятенең вәкиллекле һәм башкарма органнарын реформалаштыру концепциясе хуплана; ТРның Урман кодексы, ТРда чит ил инвестицияләре турында; «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» яки «Японияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән ТР гражданнарына өстәмә ташламалар һәм социаль гарантияләр турында законнар кабул ителә.

22 нче сессиядә (1994 елның 10–13 октябре, 23–30 ноябре) ТР дәүләт хакимиятенең вәкиллекле һәм башкарма органнарын реформалаштыру белән бәйле рәвештә – ТР Конституциясенә, 1994 елда ТРның бюджет системасы турындагы Законга, 1993–1995 елда ТРда җинаятьчелек белән көрәшнең Дәүләт комплекслы программасына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелә; ТР халык депутатларын сайлау турында; дәүләт хакимияте һәм идарәнең җирле органнары; хакимиятнең җирле вәкиллекле органнарын сайлау; җирле үзидарә турында законнар кабул ителә.

23 нче сессиядә (1995 елның 16–18 гыйнвары) ТР халык депутатларын сайлау буенча Үзәк сайлау комиссиясе турында Нигезләмә раслана; профсоюзлар, минималь хезмәт хакы күләме, 1995 елның беренче яртыеллыгына ТРның Халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт фонды взносларының иминиятләштерү тарифлары турында законнар; ТР җирле үзидарә органнарына сайлаулар билгеләү турында карар кабул ителә.

1995 елда республикада хакимиятнең вәкиллекле һәм башкарма органнарын реформалаштыру нәтиҗәсендә ТР Югары Советы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы итеп үзгәртелә.

Чыганаклар

Конституция (Основной Закон) Татарской Автономной Советской Социалистической Республики. Казань, 1937.

Конституция (Основной Закон) Татарской Автономной Советской Социалистической Республики. Казань, 1978.

Конституция Республики Татарстан. Казань, 1992.

Татарская АССР. Верховный Совет 1-11-го созывов: Стенографические отчёты. Казань, 1938–1989.

Әдәбият

Хафизов Ш.Ш. Развитие советской государственности татарского народа. Казань, 1966.

Каримов А.М. Высшие органы государственной власти автономной республики: По материалам Татарской АССР. Казань, 1970.

Каримов А.М. Компетенция высших органов власти автономной республики: По материалам Татарской АССР. 1973.

Ягудин Ш.Ш. Автономная Советская Социалистическая Республика. Казань, 1979.

Ягудин Ш.Ш. Верховный Совет автономной республики. Казань, 1985.

Автор – Е.Б.Долгов