Тарихы

«Мәхкәмә турында» 1917 ел 22 ноябрь 1 нче, 1918 ел 18 февраль 2 нче һәм 1918 ел 22 июнь 3 нче декретлар нигезендә халык мәхкәмәләре буларак оештырылалар. Татарстанда кантоннар (1930 елга кадәр), районнар (1930 елдан) һәм районнарга бүленмәгән шәһәрләр территорияләрендә гамәлдә булалар. Алар җинаятьчелек һәм гражданлык эшләрен, шулай ук билгеле бер территориядә халык судьялары һәм ике халык утырышчысы составындагы мәхкәмәнең 1 нче инстанциясе рәвешендә, административ тәртип бозулар турындагы кайбер эш категорияләрен карыйлар.

Баштарак халык судьялары Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларның җирле советлары тарафыннан, 1936 елдан – турыдан-туры район һәм шәһәр халкы тарафыннан гомуми, тигез һәм туры сайлау хокукы нигезендә, яшерен тавыш бирү юлы белән 3 елга (1958 елга кадәр), 5 елга (1958–1989 еллар), 1989 елдан – халык депутатларының югары баскычтагы советлары тарафыннан 10 елга сайлана. Халык утырышчылары эш яки яшәү урыннары буенча гражданнар җыелышларында 2 елга (1958 елга кадәр), 2,5 елга (1958–1989 еллар), 5 елга (1989 елдан) сайлап куела.

1997 елның 1 гыйнварыннан халык мәхкәмәләре, «Россия Федерациясенең мәхкәмә системасы турында» 1996 ел 31 декабрь Федераль конституцион законына нигезләнеп, район мәхкәмәләре дип үзгәртелә. Федераль мәхкәмәләргә карыйлар.

Вәкаләтләре

Район мәхкәмәләре судьялары чикләнмәгән вәкаләтләр срогы белән Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнәләр. Үз гамәлләре чикләрендә район мәхкәмәләре 1 нче һәм 2 нче инстанцияләр эшләрен карыйлар һәм закон буенча билгеләнгән башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыралар. Үзләренә туры килгән мәхкәмә районында мировой судьяларга карата югары мәхкәмә инстанциясе һәм республиканың Югары мәхкәмәсенә карата түбән инстанция булып торалар.

Автор – Е.Б.Долгов