Биографиясе

1903 елның 21 ноябре, Казан губернасы, Тәтеш өязе, хәзер Тәтеш районы Нармонка авылы – 1988 елның 25 гыйнвары, шунда ук.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1945–1947 елларда Тәтеш районының «Новый мир» колхозында баш агроном, 1947–1958 елларда колхоз рәисе, 1958–1966 елларда Нармонка авыл советы рәисе.

Герой исеме бөртекле культуралардан югары уңышка ирешкәне өчен бирелә.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Нармонка авылының бер урамы М.Е.Зотов исеме белән атала.

Әдәбият

Крылов В. Организатор производства // Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. Казань, 1948. Кн. 1;

Белокопытов В. Зотов Михаил Егорович // Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. Казань, 1984. Кн. 2.

Автор – И.Н.Афанасьев