Биография

1908 ел, хәзерге Апас районы Кормаш авылы – 1994 ел.

Металлчылар курсын тәмамлый (1933 ел).

1931–1932 елларда Магнитогорск металлургия комбинатының мартен һәм прокат цехлары төзелешендә; 1932–1959 елларда шул комбинатта корыч коючы.

Бөек Ватан сугышы елларында беренчеләрдән булып предприятиедә броня өчен корыч җитештерүне үзләштерә һәм корыч коюның тизләтелгән алымын эшләүдә катнаша.

1950 елның 11 апрелендә 3 нче мартен миче корыч эретүчеләре В.Захаров һәм И.Семёнов белән бергә металлургия агрегатларын югары экономияле эшләтү өчен Бөтенсоюз социалистик ярышы инициаторы була.

1950 елның декабренә М.Зиннуров планнан тыш 16 мең т корыч коя (1 млн сумнан артык акча экономияләнә).

Дәүләт бүләге социалистик ярышлардагы зур уңышлары, инициатива һәм новаторлык күрсәткәне, корыч коюның тизләтелгән ысулларын керткәне өчен бирелә.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Магнитогорск шәһәренең мактаулы гражданы.

Әдәбият

Кольцов А.А. Культурное строительство в РСФСР в годы первой пятилетки (1926-32 гг.). М., 1960;

Кондаков А. Стальное сердце Родины. М., 1962;

Слово о Магнитке. М., 1979;

Юность Магнитки. М., 1981.

Автор – К.А.Нәҗипова