Биографиясе

1935 елның 2 августы, Актаныш районы Иске Семиостров авылы – 2007 елның 24 июле, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1958 ел), урта мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта (Пермь шәһәре).

1962 елдан Казанда.

1965 елдан Казан педагогика университетында (1996 елдан татар филологиясе факультетыты деканы, 1997 елдан татар теле белеме кафедрасы профессоры).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар теле белеменә, татар һәм рус телләренең чагыштырма типологиясенә карый.

3 томлы «Татар грамматикасы» («Татарская грамматика», 1992–1993еллар; ТРның Дәүләт бүләге, 1994 ел) авторларының берсе.

Урта мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар теле дәреслекләре, уку ярдәмлекләре һәм программалары, татар телен укыту методикасы буенча ярдәмлекләр авторы.

Хезмәтләре

Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе. Казан, 1972;

Залоги глагола в современном татарском литературном языке. Казань, 1969;

Сопоставительный синтаксис русского и татарского языков. Казань, 1977;

Диалектные фразеологические сочетания татарского языка // Материалы по татарской диалектологии. Казань, 1989. Вып. 7.

Әдәбият

Шәрифуллина Э. Күңеле җылы, күге биек // Мәгърифәт. 2000. 7 окт.