- РУС
- ТАТ
шахта төзүче, Социалистик Хезмәт Герое (1948 ел)
1909 елның 11 феврале, Казан губернасы, Мамадыш өязе Түбән Искүбаш авылы – 1971 елның 16 декабре, Приморье крае Артём шәһәре.
1927–1939 елларда Донбасс шахталарында забойчы, 1939 елдан «Челябуголь» трестының «Красная Горнячка» 21 нче һәм 8 нче шахталарында проходчик (күмер казучы), 1968 елдан «Приморскуголь» комбинаты шахталарында (Артём шәһәре).
Анда шахтёрлар арасында беренчеләрдән булып Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Герой исеме күмер чыгарудагы, күмер шахталарын торгызу һәм төзүдәге казанышлары, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүне тәэмин итүче алдынгы алымнар керткәне өчен бирелә.
Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Артём шәһәрендә Ә.Җ.Җиһаншинга һәйкәл, Түбән Искүбаш урта мәктәбе каршында геройның бюсты куела. Артём шәһәренең «Амур» шахтасы районындагы бер урамга аның исеме бирелә.
Шахтада Ә.Җ.Җиһаншин исемендәге күчмә приз оештырыла.
Артём шәһәренең төбәкне өйрәнү музеенда Ә.Җ.Җиһаншинга мемориалы ачыла.
Бельченко В. Артём. Вчера, сегодня, завтра. Владивосток, 1974;
Герои Социалистического Труда. М., 1988.
Автор – И.Н.Афанасьев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.