Биографиясе

1927 елның 10 августы, Белоруссия ССРның Гомель өлкәсе, Кызыл Октябрь районы Писцы авылы – 1980 елның 13 феврале, Мәскәү.

1955 елда Мәскәү авиация институтын тәмамлый.1948–1980 елларда СССР Авиация министрлыгының 51 нче заводы тәҗрибә КБнда (хәзер Мәскәү өлкәсе Реутов-6 шәһәрендәге «Машиностроение» ФҖБ) катлаулы ракета-космик комплекслар конструкторы, бер үк вакытта 1973 елдан СССР Дәүләт оборона комитеты йөкләмәсе буенча тәҗрибә КБнда төзелә торган «Алмаз» ракета-космик комплексның баш, әйдәп баручы конструкторы.

СССР Хәрби Диңгез Флоты корабльләрен яңадан коралландыру өчен континенталь баллистик ракеталар төзүдә катнаша, идарә ителә торган «Салют-2», «Салют-3», «Салют-5» орбиталь станцияләрен әзерләү һәм җибәрү белән җитәкчелек итә.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.