- РУС
- ТАТ
революция хәрәкәтендә катнаша, халык мәгарифе эшлеклесе
1893 елның 8 ноябре, Казан – 1936 ел.
1908–1910 елларда “Урта белем бирү уку йортлары укучыларының социалистик төркеме” җитәкчеләренең берсе.
1911–1912 елларда РСДРП ның Казан төркемен җитәкли. 1913 елда Иркутск губернасына сөрелә. 1914–1915 елларда Иркутск шәһәрендә “Себер эшчеләре берлеге”н оештыра.
1917 елда Эшче һәм солдат депутатлар советының 2 нче Бөтенроссия съезды делегаты, Ростов-Дон шәһәрендә шәһәр советы секретаре. 1918 ел башында Донецк-Кривой Рог Совет Республикасы партия өлкә комитеты әгъзасы.
1918 елның июнь аеннан Казанда: Казан шәһәр халык мәгарифе бүлеге мөдире, РКП(б) ның губерна комитеты секретаре.
1921–1922 елларда РКП(б) ның Дон комитеты әгъзасы. Аннан соң Кызыл профессура институтын тәмамлый (Мәскәү), Н.К.Крупская секретаре булып эшли, ВКП(б) ның Мәскәү шәһәр комитеты бүлеге мөдире була.
1929 елдан Коммунистлар академиясендә һәм Матди мәдәният тарихы дәүләт академиясендә (Мәскәү) фәнни һәм педагогик эштә.
Репрессияләр чоры корбаны; үлгәннән соң аклана.
Нафигов Р.И. Жаков Михаил Петрович // Борцы за счастье народное. К., 1967.
Автор – М.Ю.Гребёнкин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.