Эчтәлек

Биографиясе

1911 елның 4 августы, Самара губернасы, Богырыслан өязе Иске Котлымбәт авылы – 2003 елның 13 ноябре, Казан.

Куйбышев энергетика техникумын (1933 ел), КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1957 ел) тәмамлый.

1934–1936 елларда 4 нче заводта (Куйбышев шәһәре) техник-электрик.

1936 елдан «Казэнерго» район идарәсенең абонемент хезмәте башлыгы. 1941–1947 елларда Казан медицина инструментлары заводында: электр-ремонт цехы башлыгы, баш инженер, җыю цехы башлыгы.

1947–1951 елларда 708 нче заводта (Казан) баш энергетик, партия бюросы секретаре.

1951 елдан КПССның Татарстан өлкә комитетында җиңел сәнәгать бүлеге мөдире, 1952 елда ТАССР МС рәисе урынбасары.

1952–1953 елларда КПССның Казан шәһәр комитеты секретаре, 1953 елдан администрация һәм сәүдә-финанс органнары бүлеге мөдире. 1958–1965 елларда хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәр советы башкарма комитеты рәисе урынбасары.

1951–1959 елларда ТАССР Югары Совет депутаты, бер үк вакытта 1955–1959 елларда аның рәисе.

Медальләр белән бүләкләнә.