Биографиясе

1880 елның 7 сентябре, Казан губернасы, Лаеш өязе Ачы авылы – 1957 елның 2 феврале, Мәскәү.

Дворяннар нәселеннән.

1890 елларда Казан реаль училищесы укучысы.

1902 елдан Казанда «Эшче-революционерлар төркеме» җитәкчесе, шәһәр эшчеләре һәм губерна крәстияннәре арасында пропаганда алып бара. 1903 елда кулга алына һәм Архангельск губернасы Холмогоры шәһәренә сөрелә.

1905 елда Казан губернасында революцион хәрәкәттә актив катнаша. 1910 елда Казанга тыелган әдәбият җибәрүне оештыра.

1915, 1917 елларда РСДРП(б) ҮКның Рус бюросы әгъзасы. Октябрь революциясеннән соң Россия Почта һәм телеграфлар халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы, халык комиссары урынбасары.

1918 елдан Кызыл Армия Генераль штабы академиясе комиссары.

1920 елда 1 нче атлы армиянең сәяси бүлеге башлыгы.

1923 елда Мәскәүдә фәнни һәм педагогик эштә.

Мемуарлар авторы.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Мои первые шаги: Воспоминания старого подпольного работника // Пути революции. 1922. № 2;

Борьба за Балтийский флот. Москва, 1925;

Борьба за партию: В 2 вып. Ленинград, 1925;

Восемь побегов — двенадцать арестов. Москва, 1925;

На партийном фронте между двумя революциями. Москва–Ленинград, 1925;

На путях революции (1896–1906). Москва–Ленинград, 1925;

Из воспоминаний подпольщика. Харьков, 1931.

Әдәбият

Литвин А.Л. Залежский Владимир Николаевич // Борцы за счастье народное. Казань, 1988. Кн. 3.   

Автор – Е.Б.Долгов