Биографиясе

1907 елның 8 августы, хәзер Балтач районы Нөнәгәр авылы – 1972 елның 1 мае, Казан.

Чистай укытучылар техникумын (1934 ел), Казан югары партия мәктәбен (1952 ел) тәмамлый.

1920–1929 елларда төрле эштә.

1931–1937 елларда Балтач районында педагог: укытучы (Нөнәгәр авылы), башлангыч мәктәп мөдире (Борнак авылы), җидееллык мәктәп директоры (Шода авылы).

1937 елдан совет һәм партия эшендә: Балтач (1937–1942 еллар), Кайбыч (1942–1944 еллар) район башкарма комитетлары рәисе, КПССның Норлат (1944 елдан), Калинин (1950 елдан), Актаныш (1960 елдан), Арча (1963 елдан) райкомнары 1 нче секретаре.

1955–1967 елларда ТАССР Югары Совет депутаты, 1959–1967 елларда ТАССР Югары Совет Президиумы әгъзасы.

КПССның 21 нче съезды (1959 ел), СССР кулланучылар кооперациясенең 6 нчы съезды (1961 ел) делегаты.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр, шул исәптән районның авыл хуҗалыгы тармагындагы казанышлары өчен СССР ВДНХсының алтын медале белән бүләкләнә.

Әдәбият

Ахунов Г. Без бит Арча яклары // Казан утлары. 1978. № 8;

Игнатьев С. Растут и крепнут кадры, лучше идут дела // Партийная жизнь. 1960. № 12.