Биографиясе

1910 ел, Казан губернасы, Мамадыш өязе (хәзер Саба районы) Байлар Сабасы авылы – 1944 елның феврале, Батайск шәһәре, Украина ССР.

Башлангыч белем алганнан соң, 1940 елга кадәр туган авылында колхозда, Төньяк Казахстан өлкәсе, Ленин районы Ильинка авылы МТСында эшли.

1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 60 нчы армиянең 3 нче гвардия һава десанты дивизиясе 8 нче гвардия һава десанты полкының 3 нче укчы батальоны отделениесе командиры. Воронеж, Үзәк һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Дон елгасының сулъяк ярындагы оборона тоту (1942 ел), Курск (1943 ел) сугышларында, Харьков һөҗүм операциясендә (1943 ел), Украинаны азат итүдә катнаша.

1943 елның 9 октябрендә Ясногородка авылы тирәсендә (Киев өлкәсе Вышгород районы) Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Отделениесе белән беренче булып фашист траншеяларына бәреп керә. Тактик яктан мөһим биеклекне яулый. Аны кулда тотып, рота чамасы гитлерчыны юк итеп, отделение дошманның 3 контрһөҗүмен кире кайтара.

Украина территорясендә сугышларның берсендә һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Герой бюстлары Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында «Сабалылар Бөек Ватан сугышында» мемориаль комплексы территориясендә һәм Ильинка авылында урнаштырыла. Байлар Сабасында аның исеме белән урам атала.

Әдәбият

Герои Советского Союза — казахстанцы. Алма‑Ата, 1968;

Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 62;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2025. Т. 3. С. 288, 290, 292.                     

Авторлар — В.А.Шагалов, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина