- РУС
- ТАТ
Партия эшлеклесе, педагог, су транспорты өлкәсендә белем бирүне оештыручы
1885 елның 9 июне, Казан – 1967 ел, Мәскәү.
Цех һөнәрчесе гаиләсеннән. Мәхәллә училищесын тәмамлаганнан соң, 12 яшендә нотариуста кәгазьләрне күчереп язучы булып эшли.
1904 елда Казан елга училищесына укырга керә, анда революцион карашлы студентлар белән таныша, түгәрәкләрдә пропаганда эше алып бара, прокламацияләр тарата. 1905 елдан РСДРП(б) әгъзасы.
1905 елның язында, Кара диңгездә “Гелиос” судносында матрос булып практика узганда, Потемкин диңгезчеләре белән таныша, җыеннарның берсендә П.П.Шмидт белән очраша. 1905 елның июль уртасында Ушаков сызасында узган митингта кулга алына һәм Константин фортына ябыла; ай ярымнан соң хәрби диңгезчеләр белән бергә кача. Казанга кайткач, массакүләм демонстрациядә катнаша, яңадан кулга алына һәм училищедан чыгарыла.
Таганрогта диңгезчелек училищесын экстерн тәмамлый. Елга судноларында штурманы булып эшли, “Минин” һәм “Адмирал Макаров” крейсерларында флот хәрби комиссариатында хезмәт итә, 1908 елгы җир тетрәүдән зыян күргән Италиянең Мессин шәһәрендә яшәүчеләрне коткаруда катнаша.
1917 елгы Февраль революциясе вакытында Кронштадт диңгез крепостенең кораллы гарнизоны революцион хәрәкәте җитәкчеләренең берсе була. Эшче һәм солдат депутатларының Петросовет депутаты. 1917 елның апрелендә В.И.Ленинның Финляндия вокзалында очрашуы вакытында аны саклаучы диңгезчеләр отрядына җитәкчелек итә. 1917 елның 25 октябрендә Кышкы сарайны штурмлауда катнаша. 1917 елның декабрь башында эчке су юллары комиссары итеп билгеләнә; аннары хәрби комиссариатта Н.И.Подвойский белән бергә эшли. Идел буе хәрби флотилиясен төзүдә катнаша, Гражданнар сугышы чорында Идел һәм Камадагы зыянны исәпкә алу комиссиясе рәисе.
1918 елның декабреннән Түбән Новгород елга училищесының педагогик советы әгъзасы. 1921 елда Түбән Новгород су транспорты техникумы директоры итеп билгеләнә. Бер үк вакытта политехникум һәм аның базасында оешкан Горький су транспорты инженерлары институты директоры (1931–1933). 1938 елда контрреволюцион эшчәнлектә гаепләнеп кулга алына. Каргополь лагеренда тоткынлыкта була. 1956 елда реабилитацияләнә.
Сөргеннән кайткач Мәскәүдә яши, су транспорты музеен булдыруда эшли.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә (1967).
Аның хөрмәтенә пассажир теплоходына исеме бирелә. Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Амиров К.Ф., Ахметзянова Р.Х., Вениаминов Р.Г. Казанских улиц имена. Казань, 2008.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.