Биографиясе

1917 елның 19 гыйнвары, Вятка губернасы, Алабуга өязе Олы Шүрнәк авылы – 1981 елның 24 декабре, Магнитогорск шәһәре.

Туган авылында тракторчы-комбайнчы булып эшли.

1939 елдан Кызыл Армиядә.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1126 нчы укчы полкның 76 мм лы туп төзәүчесе, соңрак 610 нчы истребитель-танкка каршы артиллерия полкы өлкән разведчигы (43 нче һәм 39 нчы армиянең 334 нче укчы дивизияләре).

Көнбатыш, 1 нче Балтыйк һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәү (1941–1942 еллар), Смоленск (1943 ел), Белоруссия (1944 ел), Көнчыгыш Пруссия (1945 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 9 февралендә Городок торак пункты (Витебск өлкәсе) тирәсендәге сугышларда (яралана, ләкин сугыш кырын ташламый, дошманның 10 ут ноктасын юк итә); 1945 елның 13 гыйнварында Пилькаллен торак пункты (Калининград өлкәсе, хәзер Краснознамёнск районы Добровольск поселогы, Көнчыгыш Пруссия) тирәсендәге сугышта дошманның 5 пулемёты һәм тубының координатларын ачыклый һәм безнекеләргә тапшыра); 1945 елның 6-7 апрелендә Рабмекен торак пункты (Кёнигсберг, хәзерге Калининград шәһәреннән 6 км төньяк-көнбатыштарак) янындагы сугышта (дошманның тубы һәм 2 пулемёты координатларын ачыклый һәм безнекеләргә тапшыра, яраланган хәлдә сугышуын дәвам итә) батырлык күрсәтә.

Демобилизациядән соң (1946 ел) Магнитогорск шәһәрендә яши; «Челябэнерго» системасында электромонтёр, шофёр булып эшли.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. Москва, 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин