Биографиясе

30 марты 1932 ел, Кайбыч районы Кайбыч авылы – 29 мае 1998 ел, Казан.

Васильево автотранспорт техникумын тәмамлый (1975 ел).

1946–1951 елларда Казандагы сәнәгать предприятиеләрендә токарь булып эшли.

1955–1959 елларда Казан инженерлык-саклау идарәсенең авто­транспорт конторасында шофер, механик.

1959–1997 елларда Казан йөк ташу автотранспорты җитештерү берләшмәсендә шофёр, механик, автоколонна җитәкчесе, машина йөртүче-остаз.

Р.Г.Заһидуллин бригадалап йөк ташу ысулын кертә, зур автопоездларны төзү һәм йөртүнең инициаторы, беренче «КАМАЗ» автомобильләрен җыю һәм сынауда катнаша.

Герой исеме халык хуҗалыгы йөкләрен һәм пассажирлар ташу, автомобиль юлларын карап тоту, ремонтлау һәм төзү буенча җидееллык план йөкләмәләрен (1959–1965 еллар) үтәүдә ирешелгән казанышлары өчен бирелә.

1975–1980 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Горник Г. Загидуллин Раис Газизович // Герои Социалистического Труда Татарии (1938-1978 гг.): Док. очерки. Казань, 1980;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003;

Хакимов М.С., Сафаров М.А. Татары: Воины. Труженики. Патриоты. Москва, 2006.