- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1944 елның 21 июле), сержант
1911 ел, Казан губернасы, Мамадыш өязе Байлангар авылы – 1998 елның 16 марты, Кемерово шәһәре.
1933–1941 елларда Кемерово шәһәрендә завод азык-төлек базасының тәэминат хезмәте башлыгы. 1941 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 913 нче сапёрлар батальоны отделениесе командиры (7 нче армиянең 4 нче укчы корпусы). Карелия фронты гаскәрләре составында Свирь елгасы (Ленинград өлкәсе) буенда барган оборона сугышларында, Свирь-Петрозаводск һөҗүм операциясендә (1944 ел), Ленинград блокадасын өзүдә катнаша. 1944 елның 21 июнендә Свирь елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә.
Сугыштан соң Кемерово шәһәренә кайта.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Кемерово шәһәрендә Ф.Г.Заһидуллин яшәгән йортка мемориаль такта куела.
Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963;
Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;
Героям Родины - слава! Петрозаводск. 1985.
Автор – В.А.Шагалов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.