Биографиясе

1915 елның 15 марты, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Смыловка авылы – 1966 елның 12 апреле, Киров өлкәсе Христофорово шәһәр тибындагы поселок.

Туган авылында бухгалтер булып эшли.

1941 елдан Кызыл Армиядә. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче аерым чаңгы батальонының рота старшинасы (7 нче армиянең 33 нче аерым чаңгы бригадасы), 60 нчы укчы полкы отделениесе командиры (14 нче армиянең 65 нче укчы дивизиясе). Төньяк һәм Карелия фронтлары гаскәрләре составында Карелиядәге оборона сугышларында (1941–1944 еллар), Ленинград оборонасында, Свирь-Петрозаводск (1944 ел) һәм Петсамо-Киркенес (1944 ел) һөҗүм операцияләрендә, Норвегияне азат итү сугышларында катнаша.

Халлин-Лампи күле янында Питкярант шәһәреннән төньяк-көнчыгыштарак (Карелия АССР) дошман оборонасын өзеп чыкканда 1944 елның 9 июлендә (һөҗүмгә беренче булып күтәрелә, расчёты белән бергә дошман пулемётын сафтан чыгара, 12 минасын зарарсызландыра); Суоярви шәһәреннән (Карелия АССР) 35 км төньяк-көнбатыштарак 1944 елның 24–27 июленә кадәр барган бәрелешләрдә (дошман пулемётын кулга төшерә, яраланган 7 сугышчыга беренче медицина ярдәме күрсәтә); Петсамо шәһәреннән (хәзер Мурманск өлкәсе Печенга шәһәр тибындагы поселок) 37 км көньяк-көнбатыштарак 1944 елның 21 октябрендә булган сугышта (пулемёт уты белән дошманның туплы 2 автомобилен һәм 2 пулемёт ноктасын юк итә) батырлык күрсәтә.

1947 елдан Христофоровода бухгалтер-ревизор булып эшли.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биографический словарь. Москва, 2000.

Автор – В.А.Шагалов