Биографиясе

1928 елның 29 марты, Спас кантоны Алпар авылы – 1993 елның 15 марты, Чаллы шәһәре.

Ташкент авыл хуҗалыгын сугару һәм механикалаштыру инженерлары институтын тәмамлый (1957).

1942–1948 елларда Үзбәкстан ССРның Исбаскент районы предприятиеләрендә эшли.

Чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаша: 1958–1965 елларда участок башлыгы, төзелеш-монтаж идарәсе баш инженеры, «Чардарстрой» төзелеш идарәсе (Көньяк Казакъстан өлкәсе) баш инженеры урынбасары.

1965–1969 елларда «Камгэсэнергострой»ның 2 нче төзелеш-монтаж идарәсе башлыгы. Аның җитәкчелегендә Түбән Кама ГЭСы төзелә.

Бүләкләре

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының бронза медале, Казакъстан ЮСның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Истәлеге

Йосыпов – Әхсән Баянның «Ут һәм су» романы прототипларының берсе (1973).

Аның исеме («Марат Юсупов») буксир теплоходына бирелә (1998).

Йосыпов яшәгән йортка мемориаль такта куела (1999).

Әдәбият      

Рәхимов Җ. Тынгысыз як // Казан утлары. 1976. № 8;

Айсин Р., Денчик Т., Лапшин М. В золотых огнях гидростанции... Наб. Челны, 1999.