Биографиясе

1932 елның 11 августы, Түбән Новгород төбәгенең Сергач районы Камка авылы — 2000 елның 18 августы, Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Чүмбәли авылы.

Арзамас авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм механикалаштыру техникумын тәмамлый (1958).

Хезмәт эшчәнлеген 1948 елда Зур Рбишча МТСда тракторчы булып башлый.

1958–1990 елларда Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районы «Чүмбәли» колхозында: механик, трактор бригадасы бригадиры, рәис (1968 елдан).

1990–1996 елларда Кызыл Октябрь районының социаль яклау комитеты рәисе (Уразавыл авылы). Артта калган колхоз Юсипов җитәкчелегендә яхшы матди-техник базасы, квалификацияле кадрлары булган, өлкәдә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә алдынгы предприятиегә әверелә. 640 укучыга исәпләнгән урта мәктәп, балалар бакчасы төзелә һәм колхоз акчасына тотыла; юлларга асфальт салына; колхозчыларга йорт төзүдә ярдәм күрсәтелә.

1967–1971 елларда РСФСР ЮС, 1977–1989 елларда Горький өлкә советы депутаты. КПССның 25 нче съезды (1976), Бөтенсоюз колхозчылар съезды (1988) делегаты.

Бүләкләре

Герой исеме җитештерү эшчәнлегендә ирешелгән зур казанышлары өчен бирелә.

Ике Ленин ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын һәм көмеш медальләре белән бүләкләнә.

Истәлеге

Чүмбәли авылында бер урам Юсипов исеме белән атала.

Әдәбият      

Нижегородские татары: Биогр. словарь — Нижгар татарлары: Биографик сүзлек. Н.Новгород, 2008. Т. 1

Автор — М.Җ.Гаитов