Биографиясе

1925 елның 12 декабре, Ленинград – 1980 елның 3 апреле, Ульянов өлкәсенең Димитровград шәһәре.

Юридик мәктәп тәмамлый (Куйбышев шәһәре, 1952).

Мәләкәс (хәзер Димитровград) чуен-металл кою заводында эшли.

1943 елның февраленнән Кызыл Армиядә.

1944 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 300 нче гвардия укчы полкының (7 нче армиянең 99 нчы гвардия укчы дивизиясе) укчы-разведчигы. Карелия фронты гаскәрләре составында Свирица-Петрозаводск һөҗүм операциясендә катнаша (1944).

1944 елның 21 июнендә Свирь елгасын кичкәндә һәм төньяк ярда плацдарм булдыруда батырлык күрсәтә. Полкның 12 сугышчысы төркемендә, дошманның яшерен ут җайланмаларын ачыклау максаты белән елга аша разведка яшерен кичүендә катнаша. Төркем дошман оборонасының эченә үтеп керә һәм төп көчләргә елганы кичеп чыгарга ярдәм итә.

1950 елларга кадәр һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итә.

1952–1958 елларда Куйбышев шәһәрендә халык судьясы.

1959 елдан Димитровград төзелеш идарәсендә бизәүче рәссам булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Димитровград шәһәрендәге Дан аллеясында Геройның бюсты урнаштырылган.

Юнысов яшәгән йортка, ул эшләгән «Химмаш» заводы бинасына мәрмәр такталар куелган.

Әдәбият      

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин