Биографиясе

1906 елның 10 октябре, Кытай, Голҗа шәһәре — 1945 ел, шунда ук.

Истанбул инглиз колледжында, Истанбул университетының медицина факультетында (1926–1929) укый.

Уйгыр «Или елгасы» («Иля дарьяси») газетасын оештыручыларның берсе һәм аның беренче мөхәррире (1934–1944).

1939 елда Юничев тәкъдиме белән Голҗада беренче гавами китапханә оештырыла.

1940 еллар башында Шөнҗанда милли-азатлык хәрәкәтендә катнаша.

1944 елдан Көнчыгыш Төркестан Халык Республикасы халык мәгарифе министры, аның сәяси декларациясен эшләүдә катнаша.

Әдәбият      

Госманов М. Ябылмаган китап яки чәчелгән орлыклар. К., 1996; 

Минвалеев А. Как татары помогли уйгурам // Восточный экспресс. 2004. 13 нояб.

Автор — М.Г.Госманов